Советлар Союзы Геройлары

Василий Булатов

Василий Булатов

Васил Булатов – кыю командир!

Васил Галләм улы Булатов - Бөек Ватан сугышындагы батырлыклары өчен Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган сугышчы, пулемет взводы командиры, майор. СССР Эчке эшләр министрлыгының атказанган хезмәткәре.

Балачак һәм яшьлек еллары

  • 1921 елның 15 сентябрендә Балтач районы Түбән Чутай авылында туа.
  • 1931 елда гаиләсе белән Байкал артына күченә.
  • 1938 елда мәктәпне тәмамлагач, аккургаш комбинатында хисапчы булып эшли.

Сугышчан юлы

  • 1942 елда Кызыл Армиягә алына.
  • 1944 елда Байкал аръягы укчы-минометчылар курсын тәмамлагач, кече лейтенант дәрәҗәсендә Ерак Көнчыгышка хезмәт итәргә җибәрелә.
  • 1944 елның июненнән 102 нче укчы дивизия составында сугыш хәрәкәтләрендә катнаша:
    • Белоруссияне азат итүдә;
    • Польша өчен сугышларда;
    • Берлин операциясендә.

Батырлык:

  • 1944 елның 24 июнендә Друть елгасын беренче булып кичә;
  • яраланган пулемётчыны алмаштырып, бер взвод фашистны юк итә;
  • 1944 елның 23 августында Советлар Союзы Герое исеме бирелә;
  • 1945 елгы тарихи Җиңү Парадында катнаша.

Сугыштан соңгы хезмәт юлы:

  • 1946 елда майор дәрәҗәсендә запаска чыга;
  • Татарстан милициясендә 27 ел эшли:
    • Җинаятьчеләрне эзләү бүлегендә;
    • Тимер юл милициясендә.
  • 1961 елда Казан университетын тәмамлый.
  • 1974 елда подполковник булып пенсиягә чыга.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре:

Советлар Союзы Герое (23.08.1944)

Ленин ордены (23.08.1944)

I дәрәҗә Ватан сугышы ордены (11.03.1985)

Кызыл Йолдыз ордены (12.05.1945)

Күпсанлы медальләр

СССР ЭЭМның атказанган хезмәткәре

1988 елның 25 июнендә вафат. Казанның татар зиратында җирләнгән.

Хәтер

Чутай мәктәбе бинасында истәлек тактасы урнаштырылган.

Балтачның Җиңү паркындагы Дан аллеясендә, Чутайда бюстлары куелган.

Балтач һәм Чутай урамнарына аның исеме бирелгән.