Фән

ВАСИЛИЙ АЛЕКСЕЕВИЧ БОГОРОДИЦКИЙ

ВАСИЛИЙ АЛЕКСЕЕВИЧ БОГОРОДИЦКИЙ

Василий Алексеевич Богородицкий (1857–1941) – тел белгече, Казан лингвистика мәктәбе вәкиле, дөньяда беренче эксперименталь фонетика лабораториясен оештыручы, Петербург Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, СССР Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, СССРның атказанган фән эшлеклесе.

В.А.Богородицкий Царевококшайск шәһәрендә (хәзер Мари Эл республикасының Йошкар-Ола шәһәре) туган. Беренче белемне Казанның Беренче ирләр гимназиясендә ала, аны алтын медаль белән тәмамлый. 1876 елда Казан университетының тарих-филология факультетына укырга керә.

Университетны тәмамлагач, 1880-1882 елларда һинд-европа телләренең чагыштырма грамматикасы кафедрасында эшли (аларның ничек үсүен аңлау өчен, төрле телләр грамматикасындагы охшашлыкларны һәм аермаларны өйрәнә).

1881 елда галим, лекция уку хокукына ия булу өчен, “Изучение малограмотных написаний” дигән диссертация яклый. Шуннан соң ул чагыштырма тел белеме кафедрасының приват-доценты (төп хезмәткәрләр исәбенә керми торган укытучы) итеп билгеләнә. В. А. Богородицкий фән һәм укыту белән актив шөгыльләнә, шул ук вакытта профессор Н.О. Ковалевскийның физиология (организм системаларының эше турындагы фән) лабораториясендә хезмәткәр дә була.

1884 елда В.А. Богородицкий “Гласные без ударения в общерусском языке” дигән магистрлык диссертациясен яклый һәм гыйльми дәрәҗә ала. 1888 елда ул, “Курс грамматики русского языка. Часть 1-ая. Фонетика” дигән хезмәтен яклап, чагыштырма тел белеме докторы дәрәҗәсенә ирешә. Шулай ук профессор исемен ала, Казан университетында һәм соңрак Казан педагогика институтында эшли.

В.А. Богородицкий – Россиядә беренче эксперименталь фонетика (авазларны һәм башка сөйләм элементларын экспериментлар ярдәмендә өйрәнә) лабораториясен төзүче. Моннан тыш, ул сөйләмнең физиологик (организмда тавыш ничек туа) характеристикаларын гына түгел, ә акустик (пространствода тавыш ничек тарала) характеристикаларын да өйрәнү мөһим, дип раслый.

В.А. Богородицкий беренче булып татар телен эксперименталь рәвештә өйрәнә башлый. “О научных задачах татарского языкознания” дигән хезмәте басылып чыга.

1905 елда В.А. Богородицкий Париж лингвистика җәмгыятенең гомерлек әгъзасы итеп сайлана.

1914 елда ул Гамбургта (Германия) узган съездда “Резонансовые тона полости рта при русских гласных” дигән доклад белән чыгыш ясый.

1915 елда Петербург Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы итеп сайлана.

Казанда галимнең шәхси әйберләре саклана торган фатир-кабинеты, китапханәсе бар. Йортка истәлек тактасы куелган.