ВАҺА`ПОВ Рәшит Ваһап улы (7.5.1908 ел, Түбән Новгород губернасы, Сергач өязе Актук авылы – 14.12.1962 ел, Казан), җырчы, ТАССРның халык артисты.
1926 елда Түбән Новгород педагогия техникумын, 1938 елда Мәскәү музыка училищесын тәмамлый. 1941–1962 елларда Татар филармониясе солисты. 1940–1950 елларда татар эстрада җырчылары арасында иң актив концерт эшчәнлеге алып баручылардан санала. Халыкта зур популярлык казана.
Ваһапов татар халык җырларын һәм татар композиторлары әсәрләрен иң оста башкаручыларның берсе була. Башлыча, лирик планда җырлый. Матур тембрлы көчле тавышка, милли музыка мирасының алтын фондына кергән әсәрләрне тыңлаучыга бөтен тирәнлеге белән җиткерү сәләтенә ия була. Ул татар музыка культурасына зур өлеш кертә. Актив концерт эшчәнлеге алып бара, СССР шәһәрләре буйлап гастрольләрдә еш була. 2004 елдан башлап, Казанда Ваһапов исемендәге татар җыры фестивале үткәрелә.