Фән

РУС ТЕЛЕНДӘ ТӨРКИ СҮЗЛӘР

РУС ТЕЛЕНДӘ ТӨРКИ СҮЗЛӘР

Тюркизмнар – төрки телләрдән алынган сүзләр.

«Гражданлыкларын» үзгәрткән алынма сүзләрне кайчак телнең үз сүзләреннән аеруы да кыен, чөнки алар тора-бара яңгырашларын, мәгънәләрен үзгәртәләр, яңа мохиткә яраклашалар.

Алынмалар телдә ниндидер предмет яки күренешне тасвирлау өчен сүз җитмәгәндә, бер мәдәният икенчесенә көчле йогынты ясаганда пәйда була. Төрле телләр чит алынмаларга төрле дәрәҗәдә бирешә. Кайберләре, үҗәтләнеп, үз телләренең чисталыгын сакларга тырыша, яңа мәгънәләрне, чит сүз кулланмыйча, махсус уйлап чыгарылган яки үзендә булган сүзләр аша белдерергә омтыла. Мәсәлән, француз теле шундый - инглиз һәм башка телләрдән яңа сүзләр үтеп керүенә каршы көрәшү өчен хәтта махсус комитет (Франциянең терминология буенча генераль комитеты) төзелгән. Башка телләр (мәсәлән, инглиз теле) тарих дәвамында чит телләрдәге сүзләрне актив кабул итәләр һәм алар йогынтысында үзгәрәләр.

Алынмалар агымын туктатып булмый, чөнки бу мәдәни алмашуның бер чагылышы. Күрше булып яшәгән халыклар бер-берсенең көнкүрешенә һәм дөньяга карашына йогынты ясый. Алынмалар телне баета.

Телгә кергән сүзләрнең барысы да анда калмый. Башта алар үз “кыяфәтләрендә» “кунак” була: мәсәлән, латин хәрефләре белән языла. Аннары яңгырашны төрлечә биреп, кириллицада яза башлыйлар. Алга таба бертөрле язу кагыйдәсе билгеләнә. Һәм, ниһаять, сүз суффикслар, кушымчалар һ.б. ярдәмендә телгә тәмам ияләшеп, үзләшеп бетә, ягъни аның законнарына буйсынып яши башлый.

Мәсәлән: online – онлайн/он лайн – онлайн – онлайнда.

Рус телендә славян телләреннән (ладья, единство, благо), грек теленнән (философия, арифметика), латин теленнән (доктор, медицина, роза), Балтыйк буе телләреннән (янтарь, кувшин), фин-угыр телләреннән (пурга, пильмень, морж) һәм скандинав телләреннән (сельдь, Олег, витязь), шулай ук инглиз теленнән (компьютер, медиа), француз теленнән (массаж, шофер), немец теленнән (бутерброд, пакет), итальян теленнән (пицца, газета), голланд теленнән (матрос, гавань) кергән сүзләр шактый. Алынмаларның зур төркемен төрки сүзләр тәшкил итә (очаг - учак, богатырь - баһадир, шатёр - чатыр).

Рус телендә тюркизмнарны өйрәнү белән Н. А. Баскаков, Е. Н. Шипова, А. Н. Кононов, Х. Ф. Исхакова, И. Г. Добродомов, М. А. Бурибаева һ. б. галимнәр шөгыльләнә. Әлеге өлкәдә күренекле галим Р. А. Юналиева да зур хезмәт куя.

Румия Айнетдин кызы Юналиева (1930-2020) – Казан университетын тәмамлаган (1957), профессор, Тел, әдәбият һәм тарих институтының фәнни хезмәткәре, филология фәннәре докторы (1985), уку әсбаплары, программалар, сүзлекләр авторы, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе. Р.А. Юналиеваның фәнни кызыксынулары Татарстан һәм татар теле белән тыгыз бәйләнгән. Ул телләрне һәм тел бәйләнешләрен чагыштырып өйрәнү (телләр үзара чагыштырыла, аларның бер-берсенә йогынтысы, тәрҗемә мәсьәләләре өйрәнелә) буенча фәнни мәктәпкә нигез сала. Тикшеренүче Казан лингвистика мәктәбе традицияләрен үзләштерә һәм аларны Россиядә һәм чит илләрдә фәннәр кандидаты һәм докторы дәрәҗәсенә ирешкән шәкертләренә дә тапшыра. Р.А. Юналиева лингвистика үсешенә, бигрәк тә рус телендәге төрки сүзләрне өйрәнүгә зур өлеш керткән 120дән артык фәнни мәкалә бастыра.

Р. А. Юналиеваның «Тюркизмы русского языка (проблемы полиаспектного исследования)» (Казан, 2000) дигән хезмәте нәтиҗәсендә алынма сүзләргә кагылышлы түбәндәге фактларны атарга була.

Алынмаларның кайсы төрки телдән һәм кайчан кергәнен һәрвакытта да төгәл билгеләү мөмкин түгел. Шул ук вакытта сүзнең рус теленә ничек үтеп керүен, нинди өлкәдә кулланылуын, башка сүзләр белән ничек тәэсир итешүен аңлау мөһим булып кала. Рус телендәге төрки сүзләрнең үзенчәлекле билгесе: алар күбрәк көнкүрешкә карый. Шуңа күрә алар күп кешеләр тарафыннан киң кулланылган һәм кулланыла, ә мондый сүзләрнең мәгънәсе, кагыйдә буларак, бер генә.

2. Алынмалар язма һәм сөйләм теленнән үтеп керергә мөмкин. Төрки сүзләр рус теленә ешрак сөйләм теле аша кергән, шуңа күрә озак вакытлар язу вариантлары күптөрле булган. Мәсәлән: чемадан, чумадан, чамадан; халат, холат, хилат.

3. Көнбатыш алынмалары ешрак махсус өлкәдән көнкүреш өлкәсенә күчсә (мәсәлән, брюки сүзе көнкүреш сөйләменә диңгезчеләр теленнән кергән), төрки сүзләр, киресенчә, кайвакыт үз мәгънәләрен киңәйткәннәр. Мәсәлән: кайма - кием детале генә түгел, нәрсәнеңдер тар полосасы да.

Тюркизмнар рус теленә ихтыяҗ булганга кереп киткән, җитмәгән сүзләр урынын алган һәм телне баеткан. Шуңа күрә XVIII гасырда, көнбатыштан алынмалар ташкыны көчәя башлагач, галимнәр аларның артыклыгына каршы көрәшә башлыйлар, ә төрки сүзләрне читләтеп үтәләр, чөнки алар телгә күптәннән кереп киткән. Шуңа да карамастан, синонимнар, ягъни бер үк яки якын мәгънәле сүзләр рәтендә көнбатыш сүзләре кайчакта ота да. Мәсәлән, башмак урынына ботинка, ә “штаны” урынына “брюки” һәм “панталоны” кулланыла башлый.

5. Тора-бара төрки сүзләр белән белдерелгән предметлар һәм күренешләр, алар белән бергә сүзләр дә искергән. Нәтиҗәдә алар еш кына, нейтральлекләрен җуеп, мәгънәви яктан үзгәреш кичереп, кайчак хәтта тискәре сыйфатны белдерә башлый. Мәсәлән: балахон – таман булмаган булмаган кием турында; тюфяк - ихтыярсыз кеше турында.

6. Күп кенә тюркизмнар күптәннән безнең тарафтан алынма сүзләр буларак кабул ителми, чөнки алар рус теленең үз сүзләре кебек үк үзгәрергә сәләтле. Моннан тыш, алар белән аталган күренешләр киң таралган. Мәсәлән: товар, деньги, балалайка, кирпич, утюг. Икенчеләре исә телгә шулкадәр яхшы кереп китә алмаган һәм сирәк кулланыла. Мәсәлән: елань - поляна, саман – вакланган салам.

7. Рус телендәге иң борынгы төрки сүзләр XII гасырга карый, алар кием өлешләрен белдергән. Боларны язма чыганаклар буенча ачыклау мөмкин була. Тюркизмнарның күпчелеге телгә Хәзәр каһанлыгы, кыпчак җирләре һәм Идел буе Болгарстанының төрки телле кабиләләре белән үзара элемтәләр чорында үтеп кергән. Русларның Казан татарларының ата-бабалары белән мөнәсәбәтләре аеруча тыгыз була.

8. Еш кына рус теленә сүз тулысынча түгел, бәлки аның тамыры гына күчкән. Мәсәлән, baš - «түбә», «түбә» буларак “башня”, “башка” сүзләрендә күренә.