Татарстан Республикасы, Россиянең бөтен Европа өлеше кебек үк, Көнчыгыш Европа тигезлегендә урнашкан. Рус тигезлеге (аны тагын шулай дип тә атыйлар) – дөньядагы иң зур тигезлекләрнең берсе: ул көнбатыштан көнчыгышка – 2400 км га һәм төньяктан көньякка 2500 км га җәелгән.
«Тигезлек» термины бу территориядә шактый зур калкулыклар булмавын аңлата. Чыннан да 4 млн. км2 тан артык булган мәйданда биеклекләр аермалыгы уртача 170 м ны гына тәшкил итә. Көнчыгыш Европа тигезлегенең максималь биеклеге – диңгез өсте тигезлегеннән 479 м. Бу нокта – Татарстанда, Башкортстанда, Самара һәм Оренбург өлкәләрендә урнашкан Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгының түбәсе. Әлеге урынның Татарстан территориясендә урнашкан өлеше Бөгелмә яссы калкулыгы дип атала. Ул үзенең нефть ятмалары һәм шулай ук төзелеш чималы запаслары белән билгеле.
Рус тигезлегенең Татарстан биләгән өлеше елгаларның күпсанлы булуы һәм елга үзәннәренең тулы бер челтәре белән аерылып тора, өлкә чиста чишмәләргә бай. Төп су артерияләре – Идел һәм Кама – белән республика өч өлешкә бүленә: Идел алды, Кама алды һәм Кама аръягы. Бу киңлекләр өчен уртача-континенталь климат хас. Территориянең 17 % ы урманнар белән капланган, нигездә катнаш урманнар өстенлек итә, әмма наратлыклар һәм чыршылыклар да очрый.
Татарстанда матурлык буенча сирәк урыннар булып Идел-Кама табигать биосфера саклаулыгы һәм «Түбән Кама» милли паркы тора.
Чыганаклар:
https://bigenc.ru/geography/text/4226550
https://tatarica.org/ru/razdely/priroda/relef/bugulminsko-belebeevskaya-vozvyshennost