Тарих

ТӘҢРЕ

ТӘҢРЕ, борынгы төрки мифологиядә – күк Алласы, «Күк Рухы». Тәңренең яшәү урыны күк дип саналган. «Тәңре» атамасы Урта Азия халыкларының борынгы мифологик фондына карый: монгол телендә тәнгери, төрекләрдә – танри, хакасларда – тигир, чуашларда – тура, якутларда – тангара.. Каһанның яклаучысы була, аны зирәклек һәм хакимлек сәләте белән бүләкли, дип ышанганнар. Аның хөрмәтенә яз ахырында махсус урыннарда (кагыйдә буларак, тау башындагы изге каен янында) сарык, тай чалынган. Корбан чалу йоласы вакытында мул уңыш, сәламәтлек, бәхет сорап ялварганнар.