Техноген йогынты – ул турыдан-туры кеше эшчәнлегенә бәйле булган яки техника, технологияләр куллану яки табигый мохиткә тыкшыну нәтиҗәсе булган йогынты. Мисал өчен, минераль ашламаларны һәм үсемлекләрне саклый торган химик чараларны күпләп куллану атмосферада, туфракларда һәм табигый сулыкларда агулы химикатлар барлыкка килүгә китерде. Автомобиль транспорты үсеше шәһәр атмосферасының һәм транспорт коммуникацияләренең агулы матдәләр белән пычрануына китерде. Диңгез аша йөк ташуның колачлары киңәю диңгез һәм океаннарның, аеруча Европа үзәгендә, нефть һәм нефть продуктлары белән пычрануын китереп чыгарды.