ТАТАРСТА`Н РЕСПУ`БЛИКАСЫНЫҢ ДӘҮЛӘ`Т СИМФО`НИК ОРКЕ`СТРЫ. 1966 елда оеша. Оештыручысы һәм беренче сәнгать җитәкчесе – Н.Рахлин.
Коллектив танылган солистлар һәм дирижёрлар белән даими хезмәттәшлек итә. Репертуарын иң яхшы Көнбатыш Европа һәм рус симфонизмы әсәрләре, шулай ук хәзерге заман композиторларының музыкаль әсәрләре тәшкил итә.
Коллективның концерт эшчәнлегендә абонемент концерт цикллары (шул исәптән балалар һәм яшүсмерләр өчен дә) аерым игътибарга лаек. Югары профессиональлек, эчтәлекнең тирән ачылышы, тәэсирлелек, күзгә бәрелеп торган образлылык, төсмерләр байлыгы, башкарыла торган әсәрләрнең сәнгатьчә югарылыкта бирелеше коллективның иҗат йөзен билгели.
Оркестр тарафыннан оештырылган халыкара «Рахлин сезоннары» («Рахлинские сезоны»), «Ак сирень» («Белая сирень»), «Казан көзе» («Казанская осень»), «Конкордия», «Денис Мацуев дуслары янында» («Денис Мацуев у друзей») музыка фестивальләре – Татарстан һәм Россиянең мәдәни тормышындагы иң истәлекле вакыйгалар. Ул музыка мәктәпләрендә һәм консерваторияләрендә белем алучы сәләтле яшьләр өчен — «Республика казанышлары» проектын, гарип һәм каты авыру балалар өчен «Музыка белән дәвалану» («Исцеление музыкой») циклы оештыра. Оркестр төрле музыка фестивальләрендә катнаша. Мәскәүнең иң яхшы концерт залларында даими рәвештә иҗади хисап тота. Бөтенроссия, Бөтенсоюз конкурслары лауреаты.