Институтка 1970 елда СССР Авыл хуҗалыгы министрлыгы боерыгы буенча нигез салына. Ул Үзәк авыл хуҗалыгына агрохимия хезмәте күрсәтү институтының филиалы (бүлеге) булып оеша һәм Идел-Нократ төбәге һәм Урта Идел буеның дүрт өлкәсе һәм биш автономияле республикасы территорияләрен колачлый.
1982 елда институт Бөтенроссия авыл хуҗалыгын химияләштерү фәнни тикшеренү һәм проект-технология институтының Казан филиалы итеп үзгәртелә. 1985 елда Идел-Нократ филиалына әйләнә. 1997 елда «Плодородие» фәнни тикшеренү станциясе итеп оештырыла. 2000 елда учреждение үзенең хәзерге исемен ала. Бүген институт Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәгенә карый.
Институтның эшчәнлек юнәлешләре:
- Туфрактан сак файдалану өчен ашламалар әзерләү;
- Туфракның уңдырышлылыгына, аның экологик торышына бәя бирү;
- Ашламалар куллану;
- Агроминералларны (авыл хуҗалыгы өчен файдалы минераллар) куллану ысулларын камилләштерү;
- Лабораторияләрдә агроминералларның йогынтысын өйрәнү;
- Экологик чиста продуктлар алуның яңа ысулларын эшләү;
- Химикатлар кулланганнан соң туфракның торышы турында фараз төзү;
- Теоретик тикшеренүләр алып бару һәм яңа файдалы формулалар уйлап табу; - Авыл хуҗалыгы өчен нанотехнологияләр (вак кисәкчәләрдән торган составлар) уйлап табу һәм өйрәнү;
- Нефть продуктлары белән пычранган туфракны чистарту һәм кабаттан файдалану;
- Туфракта тереклек итүче микроорганизмнарны өйрәнү һәм алардан ашламалар ясау;
- Туфракның уңдырышлылыгын торгызу;
- Кисәкчекләре микроскопик зурлыкта булган минераллар эшләү, өйрәнү һәм бәяләү;
- Мондый минералларның тере организмнарга йогынтысын өйрәнү.
Институт гаять зур һәм мөһим эш башкара. Мәсәлән, 2014 елдан 2019 елга кадәр 29 яңа алым, ысул һәм технология, шулай ук 3 методика эшләнә; 18 фәнни хезмәт чыгарыла, 445 мәкалә бастырыла, 30дан артык уйлап табу документлар белән раслана.
«Алтын көз» Бөтенроссия күргәзмәсендә институт яңалыклары 25 алтын, 18 көмеш һәм 8 бронза медаль алган. Хезмәткәрләр фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Дәүләт премиясенә лаек булганнар.