Фән

ТАТАРСТАН НЕФТЬ ФӘННИ ТИКШЕРЕНҮҮ ҺӘМ ПРОЕКТ ИНСТИТУТЫ

ТАТАРСТАН НЕФТЬ ФӘННИ ТИКШЕРЕНҮҮ ҺӘМ ПРОЕКТ ИНСТИТУТЫ

В.Д. Шашин исемендәге «Татнефть» гавами акционерлык җәмгыятенең Татарстан нефть фәнни тикшеренү һәм проект институты (ТатНИПИнефть) – Россия нефть тармагының иң зур фәнни үзәкләренең берсе. Аңа 1956 елда Бөгелмә шәһәрендә нигез салына. Башта ул Татарстан дәүләт нефть фәнни тикшеренү институты дип атала һәм соңрак кына үзенең хәзерге исемен ала. Бүген институт Татарстанда иң зур «Татнефть» нефть компаниясе составына керә һәм табигать ресурсларын табу һәм чыгару өлкәсендә тикшеренүләр һәм яңа технологияләр эшләү белән шөгыльләнә.

Институт нефть эзләү һәм разведкалау белән шөгыльләнә, ятмаларны эшкәртү өчен технологияләр уйлап таба, скважиналар төзи, нефть чыгара, аны куллануга әзерли, җиһазларны күгәректән саклау ысулларын эшли һәм нефть чыганакларын проектлый. Институт шулай ук заводлар һәм йортлар төзи. Аның эше Татарстанның нефть сәнәгатен үстерү өчен бик мөһим.

Институтның фәнни эше геологияне өйрәнүдән һәм ятмаларны эшкәртүдән башлана. Хәзер бу эшчәнлек файдалы казылмалар эзләү һәм разведкалауны, нефть һәм газ үзлекләрен өйрәнүне, табигатьне саклауны һәм мәгълүмат технологияләре ярдәмендә ятмаларны модельләштерүне үз эченә ала. Төрле елларда тикшеренүләргә Г. Г. Вахитов, М. М. Иванова, С. А. Солтанов, Р. Н. Дияшев, Р. Т. Фазлыев һәм И. А. Лочкина кебек шәхесләр җитәкчелек итә.

Нефть ятмаларын өйрәнү нефть чыгару күләмен арттыру, скважиналарны бораулау һәм ремонтлау технологияләрен яхшырту, нефть чыгару һәм аннан файдалану, җиһазларны күгәректән саклау, нефть, газ һәм суны тикшерү һәм әзерләү, шулай ук нефть чыганакларын эшкәртү һәм куллану икътисадын өйрәнү эшләрен дә үз эченә ала.

Нефть чыганакларын проектлау эшләре соңгы фәнни казанышларны һәм технологияләрне, шулай ук компьютер графикасын кулланып башкарыла. Хәзерге вакытта Татарстанның нефть төбәкләрендә төзелеш һәм монтаж эшләренең 80% тан артыгы институт проектлары буенча алып барыла.

Институтта 2500 дән артык уйлап табу исәпләнә, шуларның 13е Россиядән читтә: АКШ, Бөекбритания, Канада, Франция, Япония, Германия, Кытай һәм Якын Көнчыгыш илләрендә 69 патент (документаль раслау) алган. Институт эшләгән дәвердә 80 нән артык фәнни мәкаләләр җыентыгы, аерым темалар буенча 220 дән артык фәнни китап чыккан һәм 8500дән артык фәнни мәкалә бастырылган. Хәзер институтта 14 фән докторы һәм 64 фән кандидаты эшли.