Фән

ТАТАРСТАН НЕФТЬ МАШИНАЛАРЫ ТӨЗҮ ИНСТИТУТЫ (ТаТНИИнефтемаш)

ТАТАРСТАН НЕФТЬ МАШИНАЛАРЫ ТӨЗҮ ИНСТИТУТЫ (ТаТНИИнефтемаш)

Татарстан нефть машиналары төзү институты (ТатНИИнефтемаш) 1963 елда Азәрбайҗан фәнни тикшеренү институтының филиалы буларак оештырыла. 1971 елда - мөстәкыйль институтка әйләнә, ә 1996 елдан акционерлык җәмгыятенә (акцияләр - кыйммәтле кәгазь милекчеләре тарафыннан идарә ителә торган компания) әйләнә.

Институт нефть, газ һәм су чыгару, җыю, әзерләү, саклау һәм транспортлау өчен, шулай ук катламнарның нефть бирүчәнлеген арттыру һәм әйләнә-тирә мохитне саклау җиһазларын эшләү һәм тикшеренүләр белән шөгыльләнә. ТатНИИнефтемаш шулай ук скважиналарны ремонтлау җайланмалары, күчмә нефть промыселы агрегатлары һәм нефть чыгару процессын механикалаштыру һәм җайланмаларга хезмәт күрсәтү установкалары эшли.

Татарстан һәм Россия заводларында 400 төрдән артык җиһаз җитештерелә. Институт тарафыннан Россиядә беренче тапкыр диңгез скважиналарын үзләштерү өчен җиһазлар эшләнә, алар Тазов култыгы акваториясендә (Ямал-Ненец автоном округы) урнаштырыла.

Институтта 200дән артык хезмәткәр эшли, уйлап табуларга 500 гә якын авторлык таныклыгы һәм патент алынган.