Музыка

ТАКМАК

ТАКМАК

ТАКМА`К, татар музыкаль-поэтик фольклор жанры; кызу темп белән башкарыла торган, күбрәк мәхәббәт турында, еш кына иҗтимагый эчтәлекле, рифмалашкан кыска җыр.

Такмакларның барлыкка килүе һәм таралышы халык гореф-гадәтләре, йолалары, бәйрәмнәр һәм яшьләр уеннары белән бәйле. Уен һәм бию төрләренә бүленәләр. Уен такмаклары 1930–1940 елларда авылларда киң таралган була. Бию такмаклары хәзерге вакытта да бик популяр.

Теги #җыр