Музыка

СЫБЫЗГЫ

СЫБЫЗГЫ

Рисунок Суфияровой Самины

СЫБЫЗГЫ`, татар халкының иркен тибрәлүчән телле музыка уен коралы. Бер башы ябык, икенче башы кыек яисә көпшәгә перпендикуляр киселгән, 100–150 мм озынлыкта, 4–6 мм диаметр калынлыктагы камыш торба.

Ачык башыннан аваз чыгару өчен, сыбызгыны иреннәр белән кысып, торба куышлыгына өрәләр. Өзгеч «тәрәзә»се аша чыккан һава, телне бераз күтәреп, аны тибрәндерә. Тавышы ачы, безелдәвек. Уен коралының динамик мөмкинлеге һәм тавыш югарылыгы сыбызгы теленең калынлыгы, киңлеге, озынлыгыннан һәм торба куышлыгына кергән һава агымыннан тора. Осталар телне аеруча җентекләп ясыйлар, һәр киселгән миллиметрдан соң тиешле югарылыкта һәм ешлыкта барлыкка килгән тавыш чыгару мөмкинлеге тикшерелә.

Элек бу уен коралы киң таралган булган, аны көтүчеләр кулланган. Көтүчеләр сигналлы һәм импровизацияле көйләр башкарганнар. Сыбызгыларның «үрдәк сыбызгысы», «торна сыбызгысы» дип йөртелүче аерым төрләре аучылар тарафыннан киекләрне чакырып китерү өчен эшләнә һәм кулланыла.

В оформлении статьи использованы рисунки победителей республиканского конкурса "Моң"