Экология

Яңгыр яудыру

Яңгыр яудыру

Яңгыр яудыру – ул су үсемлекләр өстенә тамчылар рәвешендә бирелә торган сугару ысулы. Яңгыр яудыру үсемлекләрнең табигый дым алу процессына бик охшаган. Су бирү характерына карап, яңгыр яудыруның өч төрен аералар: гади, импульслы, аэрозоль.

Гади яңгыр яудыруда су берничә көн интервал белән яңгыр тамчылары рәвешендә бирелә. Мондый сугару иртән яки кичен башкарыла, чөнки зур су тамчылары, яфракларга эләгеп, кояш яктысында линзаларга әйләнә, бу исә үсемлекләрнең пешүенә китерә.

Импульслы яңгыр яудыруда үсемлекләр, һаваның дымлылыгын арттыру өчен, көн саен иң кызу вакытта сугарыла.

Импульслы яңгыр яудыру «сугару-тыныш» циклы буенча эшли.

Аэрозоль яңгыр яудыру да көн саен гамәлгә ашырыла. Дым куе томан рәвешендә бирелә, ул 200 метрга һәм аннан да ераккарак тарала ала.

Теги #сугару