Музыка

СОРНАЙ

СОРНАЙ

СОРНА`Й, татар халкының телле тынлы музыка уен коралы. 18 йөздә галим-этнографларның хезмәтләрендә искә алына. 120–200 мм озынлыкта, эчке диаметры 4,5 мм; теленең буе — 20–30 мм, киңлеге — 4,5 мм; бармак өчен 6 тишектән гыйбарәт булган камыш сабактан эшләнә.

Сорнайның тавышы көчле; оста эшләнгән уен коралы тембры буенча кларнетка якын. Сорнайның башкару мөмкинлекләре оста музыкант тарафыннан төрле техник ысуллар кулланылганда күренә. Башкаручы репертуарында сорнай өчен махсус бию һәм җыр көйләре, озын һәм кыска көйләр була. Алар төрле ритмик алымнар, штрихлар, мелизмнар белән баетыла; «Сорнайда көйләү» кебек чиста инструменталь музыка импровизация рәвешендә башкарыла.