Тарих

АШИНА ЫРУГЫ ТУРЫНДА КЫЙССА

АШИНА ЫРУГЫ ТУРЫНДА КЫЙССА

Һун (Сүн) йортыннан Ашина исемле ыруг яуда җиңелгән һәм тәмам кырылган иде. Ашина исемле тугыз яшьлек малайдан башка, барысы да үтерелгән иде. Дошманнар аның кул-аягын чабып, сазлыкка ташлаганнар. Коточкыч яралардан үзе бик тиз үләр дип, баланы үтермәскә булганнар. Ләкин башкача насыйп булган. Сазлык янына ана бүре килгән. Ул малайны сазлыктан тартып чыгарган, яраларын ялап мәгарәгә алып киткән. Күпмедер вакыт үткән. Мәгарәдән ана бүренең ун улы чыккан. Шул ана бүре улларыннан ун нәсел таралган. Алар «көчле, нык» мәгънәсенә ия булган «төрки» атамасын йөрткәннәр. Ә «Ашина» исеме «ак бүре, күк бүре»не аңлата. Шуңа күрә төркиләрнең байрагында алтын бүре башы сурәтләнгән.