«ШҮРӘЛЕ`», балет, 3 пәрдәдә (Г.Тукайның шул исемдәге әкиятенә һәм татар халык әкиятләренә нигезләнә). Композиторы – Ф.Яруллин, Ә.Фәйзи һәм Л.Якобсон либреттосы.
Балет постановкасы 1941 елның августында узачак Мәскәүдәге Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы өчен әзерләнә. Бөек Ватан сугышы башлану сәбәпле, премьераны кичектереп торалар, ул бары тик 1945 елда гына Татар опера һәм балет театрында күрсәтелә.
«Шүрәле» балеты төрле елларда илебезнең күп кенә театрларында, шул исәптән Зур театрда, С.М.Киров исемендәге Ленинград академия опера һәм балет театрында (хәзер Мария театры), Саратов, Новосибирск, Киев, Одесса, Львов, Алма-Ата, Ташкент, Вильнюс һәм башка шәһәрләрдәге театрларда; чит илләрдә – Болгария (София), Монголия (Улан-Батор), Польша (Бытом), Чехословакия (Оломоуц), ГДР (Росток), Мексикада (Мехико) куела. 1980 елда С.М.Киров исемендәге Опера һәм балет театрында куелган спектакль буенча «Урман әкияте» («Лесная сказка») дип аталган фильм-балет төшерелә.
В оформлении статьи использованы рисунки победителей республиканского конкурса "Моң"