Шигърият баскычлары: әдәби тәнкыйть мәкаләләре

Укучыга тәкъдим ителгән әлеге китапта филология фәннәре докторы,

профессор, галим һәм язучы Тәлгат Галиуллинның соңгы елларда язылган

әдәби тәнкыйть мәкаләләре тупланды. Галим егерменче гасыр татар

шигъриятен яңача өйрәнә, аның үзенчәлекләрен хәзерге милли мәдәни үсеш

югарылыгыннан килеп бәяли. Хәзерге поэзия дәрьясында да ул үзен иркен

тота, автор фикеренчә, шигърияттә өзеклек булмаган, аның иң яхшы

сыйфатлары буыннан буынга күчә килгән.

Китап өлкән сыйныф укучыларына, студентларга, укытучы­ларга, гомумән, әдәбият сөючеләргә атап язылган.

Нәшрият: «Мәгариф» нәшрияты
Шәһәр: Казан
Нәшер ителү елы: 2002
Битләр саны: 231
ББК: 83.3
ISBN: 5-7761-0950-7
Чыганак: Татарстан Республикасы Милли китапханәсе