ШАҺИМОРА`ТОВА Альбина Әнвәр кызы (17.10.1979 ел, Ташкент), җырчы, Татарстанның халык артисты. 1998 елдан Казан консерваториясенең дирижёрлык-хор, бер үк вакытта, 1999 елда, вокал факультетларында укый. 2004 тә Мәскәү консерваториясен тәмамлый, 2006–2008 елларда АКШта «Хьюстон Гранд-опера»да стажировка уза. 2004–2006 елларда – К.С.Станиславский һәм Вл.И.Немирович-Данченко исемендәге Мәскәү музыка театры, 2007 елдан Татар опера һәм балет театры солисты. Россия һәм чит илләр буйлап гастрольләрдә йөри, Зур театр, «Ла Скала» (Италия), «Метрополитен-опера», «Хьюстон Гранд-опера», Сан-Франциско, Лос-Анджелес (АКШ) шәһәрләрендәге опера театрлары, Вена, Гамбург опералары сәхнәләрендә танылган опера партияләрен башкара. Халыкара музыкаль фестивальләрдә катнаша, симфоник оркестрлар белән чыгыш ясый. Репертуарын опера партияләре, камера-вокаль әсәрләре, татар халык җырлары тәшкил итә.
Җырчының тавышы аеруча аһәңле һәм җиңел яңгырашлы булуы, башкаруы югары профессиональлеге, артистларча образга керү осталыгы белән аерылып тора. Халыкара һәм бөтенроссия конкурслары лауреаты. Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты.