Сергей Иванович Афонский (1896–1968) – күренекле ветеринар, биология фәннәре докторы, профессор, ТАССРның атказанган фән эшлеклесе.
С. И. Афонский Мәскәү губернасында, Клин шәһәреннән ерак түгел бер авылда туган. Казан ветеринария институтында белем ала, аны тәмамлагач, 1920 елда шунда ук эшкә кала. 1924-1948 елларда биологик химия (тере организмнарда булган барлык матдәләрне өйрәнә) кафедрасы мөдире була. Бер үк вакытта, 1941 елдан С.И.Афонский – институт проректоры (җитәкче урынбасары).
1948 елдан галим Мәскәү ветеринария академиясендә эшли. Анда ул органик һәм биологик химия кафедрасы мөдире һәм проректор вазыйфаларын башкара. 1961 елда академия ректоры (җитәкчесе) итеп билгеләнә.
С.И. Афонский мембраналарның (күзәнәкләрнең бик нечкә тышчалары) һәм дерелдәвек катламнарның (молекулалардан ясалган гельгә охшаш структуралар) төрле матдәләрне үткәрү сәләтен өйрәнә. Ул шулай ук бу процесска водород атомыннан хасил була торган уңай корылмалы водород ионнары һәм майсыман липоидлар микъдарының ничек йогынты ясавы белән дә кызыксына.
1948 елда галим хайваннар организмындагы химик реакцияләрдә катнаша торган матдәләр турында теориясен тәкъдим итә һәм бу матдәләрне төркемнәргә бүлә. Профессорлар Х.Ш.Казаков һәм Р. Х. Кармалиев бу теманы өйрәнүне дәвам итә.
С.И. Афонский тырышлыгы белән Мәскәү ветеринария академиясендә ветеринария-биология факультеты булдырыла. Ул хайваннарны өйрәнүче биохимик һәм биофизикларны әзерли.
С.И. Афонский – өч тапкыр нәшер ителгән “Биохимия животных” дәреслегенең авторы. Моннан тыш, ул “Краткое пособие к практическим занятиям по биологической химии” һәм “Физическая и коллоидная химия” (коллоид химия төрле матдәләрнең вак кисәкчекләренең бер-берсе һәм әйләнә-тирәлек белән үзара тәэсир итешүен, шулай ук төрле катнашмаларның ничек барлыкка килүен өйрәнә) китапларын яза.
Фәнгә һәм мәгарифкә керткән өлеше өчен галим Ленин ордены һәм Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, шулай ук медальләр белән бүләкләнгән.