Советлар Союзы Геройлары

​Семен Коновалов

​Семен Коновалов

Семен Коновалов – дошманның котын алган танкист

Семен Василий улы Коновалов 1920 елның 15 февралендә Казан губернасы Зөя өязе (хәзерге Югары Ослан районы) Ямбулат авылында крестьян гаиләсендә туа.

Сугышка кадәр

Урта белем алгач, туган авылында хат ташучы булып эшли. 1939 елда Кызыл Армия сафларына чакырыла. 1941 елда Литвада бронетанк йөртүчесенә укый, сугыш башлануга, фронтка китә. Көньяк-Көнбатыш фронт составында сугыша. Взвод командиры лейтенант Коновалов 1942 елның 13 июлендә Ростов өлкәсе Түбән Митякин хуторы янында батырлык күрсәтә. Взводтан бер аның танкы кына төзек кала. Бригададан артта калып, танкларын ремонтлап бетергәндә, дошманның ике разведчик танкы күренә. Берсен атып туктаталар, икенче танк борылып китә. Экипаж 35 танктан торган дошман һөҗүменә каршы тора. Уңайлы позициядә булудан файдаланып, дошман колоннасын 500 метрга китереп җиткереп, ут ача һәм сугышның беренче минутларында ук 4 танкны җимерә, калганнары кире борыла. Бераздан дошманның 50 дән артык танкы һөҗүмгә күчә. Бу сугышта аның экипажы дошманның 16 танкын, бер бронеавтомобилен, солдатлар утырган 8 автомашинасын юк итә. Аның танкы да дошман снаряды тиеп яндырыла. Коновалов ике ярдәмчесе белән качып китә, бер атнадан дошман танкын кулга төшерә һәм үзебезнекеләр янына кайта, “әсир” танкта 3 ай сугыш хәрәкәтләрендә катнашуын дәвам итә. Әлеге батырлыгы өчен, аңа 1943 елның 31 мартында Советлар Союзы Герое исеме бирелә.

Сугыштан соңгы еллар

1952 елда Ленинградта югары хәрби мәктәпне тәмамлый. 1956 елдан подполковник Коновалов запаска, соңрак отставкага да чыга. Казанда танк училищесында укыта, Исәпләү системалары җитештерү берләшмәсендә 25 ел инженер булып эшли.

1989 елның 4 апрелендә вафат була. Казанның Арча зиратында җирләнә.

Бүләкләре

  • Советлар Союзы Герое исеме белән бергә, “Алтын Йолдыз” медале һәм Ленин ордены (1943)
  • I дәрәҗә Ватан сугышы ордены (1985)

Хәтер

Югары Осланда бер урам герой исеме белән аталган.

Казанның Совет районындагы 2 нче Владимир урамы Коновалов урамы итеп үзгәртелә.