Республика икътисадында аграр сектор регионның азык-төлек базасын булдыруда мөһим роль уйный. Бу тармакта 83,7 мең кеше эшли, бу икътисади актив халыкның 6,2% ын тәшкил итә.
2011 елда авыл хуҗалыгы продукциясе күләме 165.5 миллиард сум тәшкил иткән. Тулай регион продуктында, сәнәгать, хезмәт күрсәтү секторы һәм төзелештән кала, авыл хуҗалыгы дүртенче урында тора (7,9%).
Республикадагы агроклиматик шартлар үсемлекчелеккә уртача уңай тәэсир итә. Җылы һәм дымлылык ярата торган культуралар өчен, Татарстан зонасы тәвәккәл эш итүне сорый.
Шулай да республика Россиядәге авыл хуҗалыгы җирләренең 2,3 % ын файдаланып, аның авыл хуҗалыты продукциясенең 5% ын җитештерә.
Авыл хуҗалыгы өчен яраклы җирләр 4,4 миллион гектар (Татарстан территориясенең 65% ы) тәшкил итә. Шуларның 77% ы – сөрү җирләре, 23% ы – азык әзерләү урыннары (көтүлекләр һәм печәнлекләр).
Тармакта дәүләтнеке булган һәм шәхси авыл хуҗалыгы предприятиеләре эшли. Авыл хуҗалыгы продукциясенең яртысыннан күбрәк өлешен фермер хуҗалыклары (4,6%) һәм шәхси хуҗалыклар (48,7%) җитештерә.
Эре оешмалар арасында “Вамин Татарстан” ААҖ, “Ак Барс” холдинг компаниясе ААҖ, “Кызыл шәрык Агро” ААҖ, “Алтын Башак” холдинг компаниясе ЯАҖ, “Агросила Групп” ЯАҖ кебек авыл хуҗалыгы продукциясен тулы цикллы җитештерү һәм эшкәртү белән шөгыльләнүче вертикаль интеграцияләнгән агрохолдинг компанияләре аерылып тора. Компанияләрнең зур финанс инвестицияләре аркасында республикадагы сөрү җирләренең һәм токымлы терлекнең яртысы алар кулында. Ит, сөт, йомырка җитештерү буенча заманча автоматлаштырылган җиһазлар белән тәэмин ителгән Европада иң эре югары технологияле мегафермалар төзелгән.
Республиканың авыл хуҗалыгы тармагы икътисади яктан аеруча нык үсешкә ия Төньяк-Көнбатыш, Төньяк-Көнчыгыш һәм Көньяк-Көнчыгыш районнарда тупланган. Аларда тулай авыл хуҗалыгы продукциясенең 60% ка якыны җитештерелә. Эре шәһәрләр һәм сәнәгать үзәкләре тирәсендә шәһәр яны авыл хуҗалыгы товарлары җитештерү зоналары төзелгән.
Татарстан Республикасы бөртекле культуралар, шикәр чөгендере һәм бәрәңге үстерү, ит, сөт һәм йомырка җитештерүдә махсуслаша. Үсемлекчелек һәм терлекчелек авыл хуҗалыгының төп тармаклары булып санала.
Үсемлекчелек
Авыл хуҗалыгы структурасының 52% тан артыграк чәчү җирләрендә бөртекле культуралар (язгы һәм көзге бодай, арыш, арпа, солы, борчак), 37% ында азык культуралары (кукуруз, тамыразык, үләннәр), 7% ында техник культуралар (шәкәр чөгендере), 3%ында яшелчәләр һәм бәрәңге үстерелә.
Үсемлекчелекнең географиясе агроклиматик шартларга һәм территориянең җир ресурсларына бәйле. Республиканың төньяк районнары көньяк тайга урман зонасына керәләр һәм язгы бодай, көзге арыш, арпа, солы, бәрәңге, җитен үстерү буенча махсуслашалар. Кама аръягының һәм көньяк Идел алдының урмандала зонасында язгы һәм көзге бодай, көзге арыш, арпа, тары, карабодай, шикәр чөгендере үстерелә.
Бөртекле һәм техник культураларны төп җитештерүчеләр булып авыл хуҗалыгы оешмалары санала. Бөртекле ашлык җитештерүдә аларның өлеше – 87,5%, ә шикәр чөгендере җитештерүдә 86,7% тәшкил итә.
Халыкның шәхси хуҗалыкларында бәрәңгенең 89 % ка якыны һәм яшелчәләрнең 85 % ы үстерелә. Барлык категорияләргә караган хуҗалыклар арасында фермер хуҗалыкларының ашлык җитештерүдәге өлеше 12,5 %, шикәр чөгендерендә – 13,3 %, көнбагышта – 15,9 %, бәрәңгедә – 2,1 % ны тәшкил итә. Тулаем алганда, үсемлекчелекнең төп продуктларын җитештерүдә, крестьян (фермер) хуҗалыкларын кертеп караганда, халык хуҗалыкларының өлеше 58% ны алып тора.
Авыл хуҗалыгы культураларының тулай еллык җыелышы вегетация чорындагы климат шартларына бәйле рәвештә, нигездә, үзгәрешсез кала. Уртача алганда, соңгы елларда авыл хуҗалыгы культураларының тулай җыемы түбәндәгечә булды (мең тонналарда): ашлык 4877, азык культуралары 5307, шикәр чөгендере 1800, бәрәңге 1674, яшелчәләр 289. 2011 елда 5 млн тонна ашлык җыеп алынган. Бу республикада яшәүче бер кешегә 1,3 т туры килә. Корылык уңдырышлылыкны шактый киметә. 2010 елда бары 0,7 тонна гына ашлык җыеп алынган иде.
Тармак үсешендә алга китеш күзәтелә, җитештерү күләме елдан ел арта бара. Монда илебездә авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләргә дәүләт ярдәме күрсәтү сәясәтенең роле аеруча зур.
Терлекчелек
Үсешкә ирешкән һәм тотрыклы игенчелек уңышлы терлекчелекнең нигезе булып тора. Республикада терлек һәм кош-корт башына туры килгән авыл хуҗалыгы җирләренең тыгызлык дәрәҗәсе шактый югары – 1 гектар авыл хуҗалыгы җирләренә 33 баш туры килә, һәм ул Идел буе федераль округында беренче урында тора.
Терлекчелектә ит-сөт җитештерү, дуңгыз һәм сарык үрчетү тармаклары төп урынны тота.
Шәһәр яны җирлекләрендәге терлекчелек кошчылак буенча махсуслаша. Сирәгрәк очрый торган тармаклардан – нәселле ат үрчетү, җәнлек үрчетү, йорт куяны үрчетү, һәм умартачылык та бар.
Барлык төр хуҗалыкларда 1,1 млн баш эре мөгезле терлек, 0,7 млн дуңгыз, 0,4 млн баш сарык һәм кәҗә, 13,9 млн кош исәпләнә. Терлекчелектән алынган тулай продукт: терлек һәм кош ите 286 мең т, сөт 1,9 млн т, йомырка 1,13 млрд данә, йон 1,2 мең т тәшкил итә.
Тулаем алганда, терлекчелекнең төп продуктларын җитештерүдә, крестьян (фермер) хуҗалыкларын кертеп, шәхси хуҗалыкларның өлеше – 45 %.