Тарих
САРКЕЛ (Шаркил), урта гасырларда (IX–X йөзләр) Дон елгасы буенда Хәзәр каганаты шәһәр кальгасы. 830 елларда византияле Петрон Каматир ярдәме белән төзелә. Кальганың озынлыгы 193,5 м, киңлеге 133,5 м. Шәһәрдән канау белән аерыла, диварларының калынлыгы 3,75 м, манаралары, ике капкасы була. Вакытлар узу белән эре сәүдә-һөнәр үзәгенә әверелә. 965 елда бөек Киев кенәзе Святослав I тарафыннан басып алына һәмXII йөз уртасына кадәр рус кальгасы Белая Вежа була.