Советлар Союзы Геройлары

Самуил Тапиков 

Самуил Тапиков 

Самуил Тапиков – батыр командир

Самуил Михаил улы Тапиков 1915 елның 1 ноябрендә хәзерге Татарстанның Минзәлә районы Яңа Мәлкән авылында туа. 7 сыйныф тәмамлый. Казан шәһәрендә яши һәм эшли. 1934 елдан Эшче-крестьян Кызыл Армиясе сафларына алына. 1938 елда Ленинград артиллерия училищесын тәмамлый.

Сугышчан юлы

1941 елның июненнән – Бөек Ватан сугышы кырларында. 1942 елда Советлар Союзы Коммунистлар партиясенә керә.

398 нче җиңел артиллерия полкында (65 нче җиңел артиллерия бригадасы, 18 нче артиллерия дивизиясе, 3 нче артиллерия корпусы, 65 нче армия, 2 нче Белоруссия фронты) дивизион командиры капитан Тапиков 1945 елның 5 февралендә, Эльбинг шәһәр-крепосте (Эльблонг, Польша) янында Висланы кичкәннән соң, плацдармда дошман контрһөҗүмен кире кайтарганда батарея уты белән идарә итә. Шул рәвешле дошман гаскәренә һәм сугыш техникасына зур зыян китерә. Бу сугышта ул үзе дә һәлак була. Советлар Союзы Герое исеме 1945 елның 29 июнендә бирелә (үлгәннән соң).

Бүләкләре

  • Советлар Союзы Герое исеме белән бергә, “Алтын Йолдыз” медале һәм Ленин ордены (1945)
  • Кызыл Байрак ордены
  • Александр Невcкий ордены

Хәтер

  • Минзәлә шәһәрендә бер урам аның исеме белән аталган.