Самат Сәлах улы Садриев 1920 елның 15 гыйнварында Татарстанның Иске Шөгер авылында (хәзерге Лениногорск районы) крестьян гаиләсендә туа. Ул җиде сыйныф белем ала һәм Шөгердә халык мәгарифе бүлегендә эшли.
1942 елда Самат Садриев Кызыл Армия сафларына алына һәм сугышка китә. 1943 елның сентябрендә аның отделениесе Днепр елгасын кичәргә тиеш була. Караңгылыктан файдаланып, алар дошман утына карамастан, елганы кичәләр. Дошманнар траншеясына җиткәч, Самат гранаталар белән һөҗүм ясый һәм кул сугышында фашистларның 7 солдатын юк итә.
Ләкин сугыш кызганнан-кыза бара: дошман пулемётчылары атуын дәвам итә. Самат Садриев һәм аның солдатлары пулемётны юк итәләр. Фашистлар яңа көч белән килгәндә, Самат әле генә кулга төшергән пулемёттан ут ача һәм дошман һөҗүмен туктата. Аның батырлыгы һәм тәвәккәллеге нәтиҗәсендә, полкның башка көчләре дә Днепр елгасын кичүгә ирешә.
1944 елның 3 июнендә Самат Садриевка Советлар Союзы Герое исеме бирелә, «Алтын Йолдыз» медале һәм Ленин ордены тапшырыла. 1945 елда ул Мәскәүдәге тарихи Җиңү Парадында катнаша!
Сугыштан соң Самат Садриев Лениногорскида яши. Эретеп-ябыштыручы, машинист һәм бригадир булып эшли. 1988 елда вафат була.
Самат Садриев – безнең горурлык, безнең каһарман!