Рисунок Гилазутдиновой Ралины
САК-СОК, бәет. Жанрның иң борынгы үрнәкләренең берсе. Ике игезәк сабыйны әнкәләренең каргавы, шуннан аларның, Сак белән Сокка (фантастик кошлар) әверелеп, гомер буе әти-әнисе һәм бер-берсе белән кавыша алмый яшәүләре турында.
Татар халкының шигъри иҗатында Сак белән Сок мәңгегә аерылышу символларына әверелә.
Татарстан, Башкорстанның күпчелек районнарында һәм Татарстаннан читтә татарлар күпләп яшәгән башка территорияләрдә бәетнең төп 2 версиясе яши. Кулъязмалар Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының фольклор фондында саклана. Бәет 20 йөз башында нәшер ителә.
В оформлении статьи использованы рисунки победителей республиканского конкурса "Моң"