Музыка

САДЫЙКОВА Сара Гариф кызы

САДЫЙКОВА Сара Гариф кызы

САДЫ`ЙКОВА Сара Гариф кызы (1.11.1906 ел, ачыкланган мәгълүматлар буенча 1903 ел, Казан — 7.6.1986 ел, шунда ук), җырчы, актриса, композитор, ТАССРның халык артисты, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе. 1921 елда Казан педагогика техникумында уку дәверендә беренче тапкыр К.Рәхимнең «Бүз егет» пьесасы буенча куелган хәйрия спектаклендә Сәхибҗамал ролендә актриса һәм җырчы буларак уңышлы чыгыш ясый. 1922–1928 елларда Мәскәү консерваториясе каршындагы музыка техникумында укый. 1920 елларда Мәскәү үзәк татар эшче театры сәхнәсендә драма актрисасы буларак чыгышлар ясый. 1930–1934 елларда Татар академия театрында эшли, музыкаль драма спектакльләрендә, К.Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар», «Зәңгәр шәл», «Кандыр буе», Т.Гыйззәтнең «Наёмщик» музыкаль драмалары буенча куелган спектакльләрдә төп рольләрне башкара. 1934–1938 елларда Мәскәү консерваториясе каршындагы Татар опера студиясендә укый. 1938–1948 елларда Татар опера һәм балет театры солисты, татар композиторларының опера һәм музыкаль комедияләрендә төп партияләрне башкара. Концерт бирүче җырчы буларак зур популярлык казана. Йомшак, чиста, җиңел, төрле төсмерләргә бай матур тавышка ия. Башкару манерасы эчке хисне ача белүе, эчкерсезлеге, сөйкемлелеге белән аерылып тора. Җырчының концерт репертуарына, башлыча, татар һәм башкорт халык көйләре, татар композиторларының җырлары, романс һәм арияләре керә. Татарстанның профессиональ җыр сәнгате үсешенә зур өлеш кертә.

Сара Садыйкова актив мәдәни һәм иҗтимагый эшчәнлек алып бара. Казанда М.Горький исемендәге клуб каршында халык хорын оештыра һәм күп еллар дәвамында аны җитәкли. Талантлы яшьләрне музыка сәнгатенә җәлеп итә. Күпләгән милли композиторлык һәм башкару сәнгате вәкилләренең иҗади үсешенә йогынты ясый. Татар халык җырларын җыя.

ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты. Сара Садыйкова истәлегенә һәм аның мирасын пропагандалауга балалар һәм яшьләр музыка конкурслары һәм фестивальләре, Казанда, Мәскәүдә, Санкт-Петербург һәм башка шәһәрләрдә концертлар, телевизион фильмнар багышлана. Казанда мемориаль такта куела, Чаллыда концерт залына аның исеме бирелә. 1992 елдан Апас районының Тутай авылында Садыйкова Сара музее һәм 1996 елдан Казанда Сара Садыйкова фонды эшли.

Мәкаләдәге сылтамалар