Сабир Әхтәм улы Әхтәмов 1926 елның 15 июнендә Кукмара районы Югары Өскебаш авылында туа. Җиде сыйныфны тәмамлый: 6 ел - күрше Каракүл авылында, ә соңгы елны туган авылында укый. "Уңышлы ел" колхозында тимерче булып эшли.
1943 елның ноябрендә Сабирны Кызыл Армиягә сафларына чакыралар. Илдә сугыш бара. Курсларда укытып, бронебойчы сыйфатында фронтка җибәрәләр.
1944 елдан ул - Бөек Ватан сугышы кырларында:
Немец илбасарларына каршы көрәшләрдәге батырлыклары өчен аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелә! Бу 1945 елның 24 мартында була! Кыю сугышчы 1945 елда тарихи Җиңү парадында катнаша! Ә моңа бик сирәкләр генә лаек була!
Сугыш тәмамлангач, Сабир Әхтәмов армиядә хезмәт итүен дәвам итә:
1950 елда лейтенантлар курсын тәмамлый.
1952-1972 елларда Арзамаста хәрби часть командиры була.
1972 елда полковник дәрәҗәсендә запаска чыга.
Соңрак ул Украинада (Черниговта), Түбән Новгородта һәм Казанда яши. 1991 елдан алып Казанда ветераннар эшендә актив катнаша.
Сабир Әхтәмов гомеренең соңгы көннәренә кадәр эшли. Ул 2014 елның 20 июлендә 88 яшендә вафат була. Туган җире Кукмарада җирләнә, шунда ук - Җиңү паркында Советлар Союзы Героена мемориаль такта, ә Түбән Өскебаш авылында Сабир Әхтәм улына бюст куелган.
Ленин, Кызыл Байрак, Кызыл Йолдыз орденнары, Советлар Союзы Героеның “Алтын Йолдыз” медале һәм башка бик күп сугышчан медальләр белән бүләкләнә. Казанның мактаулы гражданины.
Казан шәһәренең 121 нче лицее аталган Сабир Әхтәмов исемен йөртә.
Казан шәһәренең "Седьмое небо" микрорайонындагы урам (Глушко урамының дәвамы) Сабир Әхтәмов исеме белән аталган.
Манзарас урта гомуми белем бирү мәктәбе дә Сабир Әхтәмов исемен йөртә.