Музыка

САБАН ТУЕ

САБАН ТУЕ

САБА`Н ТУЕ`, татарларның борынгыдан килгән бәйрәме. Сабан туе турындагы иң элгәреге хәбәр 13 йөз ахырына карый.

Баштарак Сабан туе бер тирәлеккә караган авыл кешеләре тарафыннан билгеле бер тәртиптә язгы чәчү башланганчы үткәрелә. Сабан туе үткәрүнең катгый билгеләнгән көне булмый: бәйрәмне кар бетү һәм язгы ташу китүгә карап (гадәттә, апрель ахырында) уздыралар.

Татарстанда Сабан туе зур вакыйга булып исәпләнә, шуңа күрә аңа алдан әзерләнәләр: спорт ярышлары, ат чабышы өчен мәйдан билгелиләр; егетләр уенда һәм алышта катнашучылар өчен бүләкләр җыялар. Сабан туе көнне бәйрәм җитәкчеләре мәйдан уртасына җыелган бүләкләрне алып чыгалар. Аларның төркемен сөлгеләр, тукыма кисәкләре, махсус чигелгән кулъяулыклар бәйләнгән озын колга тоткан ир-ат җитәкли.

Бәйрәмчә киенгән-ясанган авыл кешеләре мәйданга гаиләләре белән, төркем-төркем булып киләләр; атларның ялларын төрле төстәге тасмалар үреп, дугаларын төсле тукыма яки чигүле сөлгеләр белән урап бизиләр. Бәйрәм, гадәттә, ат чабышыннан башлана; узышта катнашучылар, бергә җыелып, старт урынына китәләр; финиш мәйдан белән янәшә билгеләнә. Ат чабышы барганда, мәйданда йөгерү ярышлары уздырыла. Ярышучыларны яшь буенча бүләләр: малайлар, егетләр, өлкәннәр. Йөгерә торган ара 3 км дан артмый. Билбаулы яисә сөлгеле көрәш зур җанлану тудыра. Һәр көрәшче үзенең сөлгесе белән көндәшен, биленнән кысып алып, аркасына салырга тырыша. Барлык алышлардан соң да җиңелмәгән көрәшче Сабан туе батыры булып кала. Аларга иң яхшы бүләкләр тапшырыла. 19 йөзнең 2 нче яртысыннан Сабан туйларында күңел ачуга корылган уеннар һәм ярышлар уздырыла башлый: капчык киеп йөгерү, берәр аякны бәйләп, парлап йөгерү, авызга йомырка куелган кашык кабып йөгерү, күзләрне бәйләп балчык чүлмәк вату, бүрәнәгә атланып, печән яки салам тутырылган капчыклар белән сугышу, аркан тартышу һәм башкалар. 19 йөз ахырында шомартылган биек багана башына менү ярышлары киң тарала, аның иң очына куелган читлектә тере әтәч яисә башка бүләкләр урнаштырыла.

Бу көнне һәр йортта бәйрәм ризыклары әзерләнә. Яшьләрнең мәйданда һәм башка ачык урыннарда оештырылган кичке уеннары Сабан туеның аерылгысыз өлеше булып тора. Бәйрәмчә киенгән егетләр һәм кызлар төнгә кадәр җырлыйлар, бииләр, түгәрәк уен уйныйлар.

Совет чорында Сабан туен уздыруның бердәм вакыты билгеләнә – ул июнь аенда, язгы кыр эшләре төгәлләнгәч үткәрелә башлый. Башта Сабан туе аерым авылларда һәм район үзәкләрендә, алдагы атнада зур шәһәрләрдә, аннары Казанда уздырыла. 1990 еллар ахырыннан башлап, Россия һәм дөньяның татарлар тупланып яшәгән күп кенә шәһәрләрендә бәйрәм ителә.

В оформлении статьи использованы рисунки победителей республиканского конкурса "Моң"

Рисунок  Субботиной Златы
Рисунок Шарафиевой Замиры
Рисунок Самигуллина Джамиля