1578 һәм 9 елларда Дон, Идел, Җаек, Әстерхан һәм Казаннан Ермак җыйган хәрби көчләр Идел тамагында, үз хакимнәренең илчеләре һәм бохаралылар булган көймәләрне юлбасарларча талыйлар. Ә патшаның аларны җәзаларга кешеләр җибәрүен белгәч, качалар, төрле шәһәрләргә һәм авылларга таралышалар.
Ермак Идел һәм Кама буйлап кача, Орел шәһәренә җиткәч, Строгановлардан күп кенә азык-төлек, корал һәм юл күрсәтүче ала да, Чусовая һәм Серебряная елгасы буйлап китә. Һәм көймәләрне Тагил елгасына өстерәп алып килә.
Ермак Чусовой кешеләренең Себер турында сөйләгәннәрен ишетә: «Каменьнан ике якка – Рус җирләренең һәм Себергә таба елгалар ага; Ница, Тагил, Тура елгалары Тоболга коя. Ул тирәләрдә вогуллар яши, алар болан җигәләр. Ә Тобол Иртешкә коя, Иртеш тамагы янында патшалык һәм төрле татар кабиләләре яши. Ә Иртеш Обь елгасына коя. Ә Обьнең ике култыгы диңгезгә коя, аның буенда остяклар, самоедлар яши, болан, эт җигәләр һәм балык белән тукланалар. Ә далаларда калмыклар, монголлар һәм Казак Урдасы (яши), дөяләрдә йөриләр һәм ит белән тукланалар».