Тарих

РИМ ТАРИХЧЫСЫ АММИАН МАРЦЕЛЛИН (330-395 ЕЛЛАР) ҺУННАР ТУРЫНДА

РИМ ТАРИХЧЫСЫ АММИАН МАРЦЕЛЛИН (330-395 ЕЛЛАР) ҺУННАР ТУРЫНДА

Алар чыдам, ләкин ямьсез атларына ябышкан сыман, һәм еш кына атланган килеш гадәттәге эшләрен башкаралар. Алар төннәрен дә, көннәрен дә атта үткәрәләр, сату-алу белән шөгыльләнәләр, ашыйлар, эчәләр, ат муенын кочаклап, йокыга китәләр, йокылары шул хәтле тирән ки, хәтта төшләр дә күрәләр. Хәтта алар киңәшмәләрен дә атка атланган килеш алып баралар.

Һун кавеме чамасыз кыргыйлыгы белән барысын уздыра... Аларның гәүдә әгъзалары мускуллы, нык, муеннары юан, кыяфәтләре коточкыч, куркыныч, шуңа күрә аларны ике аяклы җанвар дип уйласаң да, кешегә охшаган, тупас шомартылган бүкән дисәң дә була... Шулкадәр ямьсез кыяфәтләре өстенә, алар шулхәтле чыныккан ки, утка да, кеше туклана торган ризыкка да мохтаҗ түгел; алар үлән тамырлары һәм ярым чи ит белән тукланалар...

Алар беркайчан бернинди йортларда тормыйлар; киресенчә, гадәттә төрбәләрдә кеше яшәмәгән кебек, качалар. Хәтта аларда камыш белән капланган шалаш та очратып булмый. Алар тауларда, урманнарда күченеп йөриләр, бишектән үк суык, ачлык һәм сусауга түзәргә өйрәнәләр. Һәм дә чит җирләрдә сирәк очракта гына йортка керәләр, чөнки йортта үзләрен тыныч хис итмиләр...

Алар үзләрен иң шәп сугышчы дип тануга лаек, чөнки яуны оста итеп ясалган сөяк очлыклы ук ярдәмендә ерактан алып баралар. Ә якынайгач кылыч ярдәмендә каһарманарча сугышалар һәм дә үзләре, бәрелешкә кермәс өчен, дошманны аттан бәреп төшерү максаты белән аркан ыргытканнар. Аларда иген сөрүче дә, сукалаучы да, кулын сабанга тидерүче дә юк. Җирсез, өйсез, законсыз бер тотрыклы тормыш рәвешеннән башка, мәңгелек качкыннар сыман, арбаларында гомер үткәрәләр...

Алар патша хакимиятенең нәрсә икәнен белмиләр, ләкин берәр очраклы ыруг башлыгының кул астына кереп, юлларында очраган барлык нәрсәне җимереп атарга сәләтле... Алар почмаклап тезеләләр дә дәһшәтле, улау авазлары чыгарып яуга ташланалар. Алар җиңел һәм хәрәкәтчән, шунлыктан, кинәт һәм юри генә таралышалар да, бер сызыкка тезелмичә, әле бер яктан, әле икенче яктан һөҗүм итәләр, гадәттән тыш тизлек белән дошманнарын кыралар.