Музыка

РАХМАНКУЛОВА Мәрьям Габделмәннан кызы

РАХМАНКУЛОВА Мәрьям Габделмәннан кызы

РАХМАНКУ`ЛОВА Мәрьям Габделмәннан кызы (20.11.1901 ел, Казан – 8.2.1990 ел, шунда ук), җырчы, композитор, фольклорчы, ТАССРның һәм РСФСРның халык артисты.

Мәрьям Рахманкулова 1929 елда Казан шәрекъ музыка техникумын вокал буенча тәмамлый. 1928–1934 елларда Татарстан радиосы солисты һәм музыкаль редакторы була. 1930 елда Мәскәүдә Милли театрлар олимпиадасында катнаша, анда үзенең беренче грампластинкасын яздыра. 1934–1938 елларда Мәскәү консерваториясе каршындагы Татар опера студиясендә вокал һәм композиция буенча укый. 1939–1960 елларда Татар опера һәм балет театры солисты. Европа һәм рус классик опералары репертуарындагы төп меццо-сопрано партияләрен башкара. Актив концерт эшчәнлеге алып бара. Җырчының зур һәм төрле пландагы концерт репертуары Көнбатыш Европа, рус һәм совет композиторларының вокаль әсәрләрен, революцион һәм халык җырларын үз эченә ала. Ул татар халык җырларын (бигрәк тә борынгы көйләрне), Татарстан композиторларының вокаль музыкасын үтә нечкә интерпретацияләве белән аеруча таныла.

Аның тавышына диапазон киңлеге, яңгыраш күләме, йомшак һәм колоритлы тембр хас. Башкаручы эчке кичерешләрне һәм әсәрнең эчтәлеген төгәл бирә, төрле төсмерләрне чагылдыра ала. Симфоник оркестр өчен әсәрләр, җырлар, драматик спектакльләргә, радиоспектакльләргә музыка, татар һәм башкорт халык җырларына эшкәртмәләр авторы. Ленин ордены, «Почёт билгесе» ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Мәкаләдәге сылтамалар