Фән

ПЁТР ИВАНОВИЧ ҺӘМ БОРИС ПЕТРОВИЧ КРОТОВЛАР

ПЁТР ИВАНОВИЧ ҺӘМ БОРИС ПЕТРОВИЧ КРОТОВЛАР

Пётр Иванович һәм Борис Петрович Кротовлар – әтиле-уллы күренекле геологлар.

Пётр Иванович Кротов (1852-1914) – минералогия һәм геология фәннәре докторы, Казан университеты профессоры.

П.И. Кротов хәзерге Удмуртия территориясендәге Елово авылында дөньяга килә, гомеренең күпчелек өлешен Казанда уздыра. Казан университетында укый, 1878 елда аны тәмамлагач, шунда эшләргә кала. Галим география һәм этнография (халыкларны, аларның мәдәниятен һәм көнкүрешен өйрәнә), геология (җир турында фән), палеонтология (казылмалар рәвешендә сакланып калган үле организмнарны өйрәнә) кафедраларын җитәкли. 1908-1913 елларда П.И. Кротов физика-математика факультеты деканы булып эшли.

Галим геология, палеонтология, археология һәм этнография буенча хезмәтләре белән билгеле. Ул Казан, Уфа, Вятка һәм Пермь губерналарында тикшеренүләр уздыра, илебезнең көнбатыш белән төньяк-көнбатыш районнарын өйрәнә. П.И. Кротов пермь периоды (Җир үсеше чоры) ятмаларын җентекләп сурәтли, фосфорит катламнарын, таш, бронза гасырлардагы ныгытылмаган яшәү урыннары калдыкларын өйрәнә, 1887 елда Уралда метеорит төшкән урынны һәм Ижевск минераль чыганагын тикшерә. Геолог тарафыннан беренче мәртәбә Вятка увалы (Казаннан Кировка кадәр сузылган калкулык) аерып алына һәм өйрәнелә. Ул Урал тауларында бәллүр ятмасы булган урыннарны ачыклый. П.И. Кротовка без Казан университетында география кабинеты ачылу өчен дә рәхмәтле булырга тиеш.

Борис Петрович Кротов (1882-1974) – геология һәм минералогия фәннәре докторы, РСФСРның фән һәм техника эшлеклесе.

Казанда туа. Казан университетында белем ала, аны 1904 елда тәмамлый. Шунда ук минералогия һәм геология кафедрасында эшли, шулай ук – Казан ветеринария институында. Яңа белемнәр белән күнекмәләр алыр өчен, 1908, 1910, 1911 елларда Германиянең Мюнхен шәһәренә барып кайта. Соңрак Ленинградка күченә, 1930 елдан Тау институтында профессор булып эшли. 1933 елдан Мәскәү руда ятмалары геологиясе, петрография һәм геохимия институтында укыта башлый, тимер рудасы чыганакларын тикшерү төркемен җитәкли.

Б.П. Кротов – Уралдагы руда ятмалары буенча кыйммәтле хезмәтләр авторы. Аның тикшеренүләре өр-яңа тармак оешуга китерә – сыйфатлы табигый-легирланган чуен һәм корыч металлургиясе (сыйфат легирлаучы элементларны эретү вакытында турыдан-туры кушу юлы белән арттырыла, өстәмә кушылмалар таләп ителми). Тимер рудасының Хәлил чыганагын ачкан өчен Б.П. Кротов Дәүләт премиясе белән бүләкләнә. 1942-1945 елларда – СССР Фәннәр академиясе каршындагы Урал табигый ресурсларын мобилизацияләү Комиссиясе әгъзасы, бер үк вакытта – СССР Авыр сәнәгать халык комиссариатының Никель һәм кобальт җитештерү баш идарәсе һәм Баш геология комитеты әгъзасы да.

Фәнгә керткән өлеше өчен Ленин, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары һәм медальләр белән бүләкләнгән.