«Прометей» (1962 елдан) – эксперименталь эстетика (кешенең гүзәллекне кабул итүен экспериментлар һәм тәҗрибәләр аша өйрәнә торган фән юнәлеше) буенча фәнни-тикшеренү институы. Институт атамасы кешеләр өчен аллаларның утын урлап, кешеләрне аларның һөнәрләренә өйрәткән борынгы грек алласы исеме белән бәйле.
«Прометей» студентларның Казан авиация институты (Казан техник университеты) каршындагы конструкторлык бюросы нигезендә оеша. Мондый бюро – инженерларның төрле эксперименталь модельләре эшләнә торган эш урыннары.
Яшь галимнәр музыка тактына туры китереп, төрле утлар белән җемелди торган яктылык музыка уен кораллары һәм автомат рәвештә эшли торган яктылык музыка җайланмалары; шулай ук кеше үзен сәхнәдә кебек хис итү мөмкинлеге бирә торган пространстволы аваз җайланмасы; экранда рәсем ясау өчен «Электрон рәссам» телевизион приставкасын уйлап чыгара. Шулай ук алар танылган композиторлар язган көйләргә видео- һәм яктылыклы-музыкалы фильмнар да чыгара.
Моннан тыш, «Прометей» яктылыклы архитектура биналарны – Казан Кремлен, Казан циркын, Казан авиация институтын, Җиңү монументын сәнгатьчә яктылык белән бизәү белән дә шөгыльләнә.
1979 елдан 1991 елга кадәр Казанның Яшьләр үзәгендә яктылык музыка студиясе һәм музее эшли. Анда бөтен дөньядан шушы темага материаллар һәм документлар тупланган була.
«Прометей» теоретик тикшеренүләр дә уздыра. Галимнәр сәнгатьләр синтезеның (кушылуының) тарихын өйрәнә һәм киләчәген фаразлап карый. Яктылыклы музыка, яктылыклы архитектура, музыка һәм бизәк, кино тарихы, компьютер музыкасы турында шактый китаплар басылып чыга. Мәсәлән, XVIII гасырдан башлап музей эшләгән елларга кадәр яктылыклы музыка турында нибары 15 китап була, шуның 10 сын «Прометей» хезмәткәрләре язган.
Аларның ачышлары Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург консерваторияләрендә өйрәнелә, музыкаль графика белән Татарстанның мәктәп укучыларын да таныштыралар.
«Прометей» Татарстанның М. Җәлил исемендәге комсомол премиясе белән бүләкләнә, шулай ук СССР Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең 65 медаленә ия була.
«Прометей»ның җитәкчесе Булат Мәхмүт улы Галиев (1940–2009) була.