Экология

Браконьерлык

Браконьерлык – ул рөхсәтсез, тыелган вакытта, тыелган урында яки тыелган ысул белән аучылык итү яки балык тоту; аулау тулысынча тыелган хайваннарны ату һәм тоту; тоту һәм ату нормаларын арттыру; йомыркалар, мамык җыю, өннәрне, ояларны туздыру һ.б.

Браконьерлыкка шулай ук урман законнарын бозу һәм законсыз рәвештә сирәк яки кыйммәтле үсемлекләрне җыю керә. Браконьерлык нәтиҗәсендә төрле хайваннарның популяцияләре кимергә, хәтта юкка чыгарга мөмкин. Өстәвенә ерткычлык һәм орлыклар таралу хәле үзгәрә. Урманнарда әкренләп эре орлыклы агач төрләре өстенлек итә, ә вак орлыклы үсемлек төрләре җирле дәрәҗәдә үлеп бетеп бара.