Фән

ПЕТР ФРАНЦЕВИЧ ЛЕСГАФТ

ПЕТР ФРАНЦЕВИЧ ЛЕСГАФТ

Пётр Францевич Лесгафт (1837-1909) – анатом, медицина фәннәре докторы, җәмәгать эшлеклесе; физик тәрбия буенча фәнни системага нигез салучы.

П.Ф. Лесгафт Санкт-Петербург шәһәрендә дөньяга килә. Беренче белемен шәһәрдәге иң борынгы мәктәпләренең берсендә – Анненшуледа ала. 1856 елда Медицина-хирургия академиясенә укырга керә. 1861 елда, аны тәмамлап чыкканнан соң, фән һәм мөгаллимлек эшенә керешә. Яшь галим ирекле тыңлаучы хатын-кызларга дәресләр бирә. (Революциягә кадәр хатын-кызларны лекцияләр тыңларга кертәләр, әмма бары тик искәрмә рәвешендә генә, аларның имтихан тапшыру, диплом алу хокукы булмый).

1863 елда П.Ф. Лесгафт төп коры җир гаскәрләре госпиталенә ординатор (өстәмә әзерлек үтүче табиб) вазыйфасында билгеләнә. 1865 елда ул медицина фәннәре докторы дәрәҗәсен алыр өчен, диссертация яклый. Шуннан соң П.Ф. Лесгафт профессор итеп сайлана, Казан университетының физиологик анатомия кафедрасын җитәкли.

П.Ф. Лесгафт талантлы галим генә түгел, ә әле үз принципларына гаять тугры кеше дә була. 1871 елда ул үз университеты белән Казан мәгариф округына каршы чыгыш ясый. Шуның өчен эшеннән куыла. Сәбәбе – имтихан кабул итүнең тиешле тәртиптә оештырылмавы. Моннан тыш, галим университетның кирәк вакытта мөстәкыйль рәвештә карарлар кабул итә алмавы белән дә килешми. Аның белән бергә уку йортыннан тагын җиде профессор китә.

1872-1874 елларда П.Ф. Лесгафт Санкт-Петербургта Медицина-хирургия академиясе каршындагы хатын-кызлар табиблык курсларында белем бирә, соңрак Петербург университетында мөгаллимлек итә.

П.Ф. Лесгафт хәрби уку йортларында белем ала торган курсантларның физик тәрбиясенә зур игътибар бирә. 1877 елда ул офицерлар өчен гимнастика курслары оештыра. 1893 елда галим биология лабораториясе ача, 1896 елда аның каршында физик белем җитәкчеләрен әзерләү буенча югары фәнни курслар эшләп китә. П.Ф. Лесгафт – илебездә дәвалау гимнастикасына нигез салучыларның берсе. 1917 елгы революциядән соң, ул башлап җибәргән курсларга нигезләнеп, Физик белем бирү буенча дәүләт университеты ачыла.

П.Ф. Лесгафт исемен Санкт-Петербургтагы Физик культура, спорт һәм сәламәтлекне саклау милли дәүләт университеты; Кеше һәм хайваннарның функциональ морфологиясе музее; Россия Федерациясенең Спорт министрлыгы медале йөртә.