Пётр Алексеевич Широков (1895–1944) – математик, геометр, физика-математика фәннәре докторы, Казан геометрия фәнни мәктәбенә нигез салучы.
П.А. Широков Казанда туган. Казанның Өченче ирләр гимназиясендә укый, аны алтын медаль белән тәмамлый. 1914 елда Казан университетының физика-математика факультетына укырга керә.
1918 елда Казан университетын тәмамлый һәм 1920 елдан шунда ук эшли башлый. 1923 елда, магистрлык имтиханнарын бик шәп тапшырганнан соң, П.А. Широковны математика кафедрасына доцент (укытучы) итеп билгелиләр.
1930 елда П.А. Широковка профессор дәрәҗәсе бирелә. Ул математика, геометрия кафедралары белән җитәкчелек итә, физика-математика факультеты деканы (башлыгы) була. Моннан тыш, галим Казанның политехника, педагогика һәм авиация институтларында да укыта.
1930 елларда галим Математика һәм механика фәнни-тикшеренү институтын оештыручыларның берсе була, анда геометрия бүлеген җитәкли. П.А. Широков Казан университетында геометрия кабинеты китапханәсен төзүдә булыша, “Известия Физико-математического общества при Казанском университете” журналы өчен мәкаләләр редакцияли.
П. А.Широков данлыклы Н. И. Лобачевский идеяләрен югары бәяли, аларны тарата. Ул бөек математикның тулы җыентыгын бастыруда катнаша, аның хезмәтләрен немец һәм француз телләреннән русчага үзе тәрҗемә итә. 1927 һәм 1937 елларда П. А.Широков премиягә конкурслар оештыруда катнаша һәм Н. И. Лобачевский исемендәге премияләр бирү комиссиясе әгъзасы була.
1936 елда П.А. Широков диссертация якламыйча гына физика-математика фәннәре докторы дәрәҗәсенә ирешә.
Галимнең фәнни кызыксынулары – Евклидча булмаган геометрия (кәкре пространство законнарын өйрәнә), төркемнәр теориясе (элементлары өстендә нинди дә булса гамәл башкарыла торган күплекләрне өйрәнә торган алгебра бүлеге), тензорлы анализ (координаталар системасына, ягъни предметларның торышын саннар белән билгеләү ысулына бәйле булмаган законнарны өйрәнә).