Тарих
Чыңгыз хан үзе бер динне дә тотмаганлыктан, дингә фанатикларча бирелүне һәм бер динне икенчесеннән өстен куюны кулай күрмәгән. Киресенчә, теләсә кайсы кабиләнең яраткан һәм хөрмәт иткән фикер ияләренә һәм суфыйларына булышлык күрсәткән, ул моңа Аллага карата мәхәббәт билгесе итеп караган.