Музыка
ПЕНТАТО`НИКА, октава эчендә 5 баскыч авазлар системасы. Аның билгеләмәсенә ике караш яшәп килә: 1) ярымтон һәм тритон бәйләнеше булмаган билгеле бер интервал төзелешенең авазлар рәте; 2) билгеле бер лад һәм интонация мәгънәсе булган музыкаль телнең үзенчәлекле интонацион-семантик өлкәсе.