Язучы Фирдәвес Зарифның бу китабына төрле елларда иҗат ителгән повестьлары, хикәя һәм әкиятләре тупланган. Автор иҗатының асыл сыйфаты шунда: аның әсәрләре ихласлыгы, тормышчанлыгы белән аерылып торалар. Бу әсәрләрдә — кеше язмышы. Ул үз каһарманнары белән һәрдаим аралашып яши. Язучы эчке драматизмны психологик күзлектән үткәрә. Шуңа күрә, әлеге әсәрләрне укыгач, күңел иркенәеп кала, җаныңда яктылык тоясың.
Китап киң катлау укучылар игътибарына тәкъдим ителә.
Нәшрият: Татарстан китап нәшрияты
Шәһәр: Казан
Нәшер ителү елы: 2004
Битләр саны: 208
ББК: 84
ISBN: 5-298-01365-1
Чыганак: Татарстан Республикасы Милли китапханәсе