Экология

Озон тишекләре

Озон тишекләре – ул атмосфераның озон катламында озон күләме сизелерлек кимегән урыннар. Алар организмга зарарлы йогынты ясый торган ультрашәмәхә нурланыш дәрәҗәсе артуның сәбәбе булып тора. «Озон тишеге» термины – шартлы. Озон калканы үзенең бөтенлеген саклый, Җир өслегендә бу табигый саклау экраны белән бер дә капланмаган урын юк.

ХХ гасырның икенче яртысында кешелек дөньясы хладагент, эреткеч һ.б. сыйфатында кулланыла торган фреоннарны күпләп файдалана башлый. Атмосферага, озонны таркату катализаторлары булып һәм бу процессны күп тапкырга тизләтеп, гаять күп күләмдә фтор, хлор, бром агыла.

1985 елда озон катламын саклау турында Вена конвенциясе кабул ителә. ХХI гасыр башында фреоннар тыела. Предприятиеләр аларны табигатькә зыян китерми торган матдәләр белән алыштырырга тиеш. Нәтиҗәдә атмосферага фреоннар чыгарылу даими рәвештә кими бара.

Хәтта иң оптимистик фаразлар буенча да озон тишегенең юкка чыгуын 2050 елдан да иртәрәк көтәргә кирәкми.