Кубрат хан кулын күтәрде дә, тагын тынлык урнашты.
– Кызым Чәчкә, кил әле бире. Сез дә, илханнар, яныма килегез. Чәчкә кызым, бир Батбай абаңа менә бу бер учма укны. – Хан кызына бер учма ук бәйләме бирде. – Бир, кызым, Батбай абаңа учманы.
Батбай илхан горур төстә түргә узды, сеңлесе кулыннан бер учма укны алды.
– Инде сындыр, Батбай илхан, шул учма укны, – диде Кубрат хан.
Батбай учма укны тезенә салды, сындырырга маташты. Учма ук сыгылып килде, илханның муен тамырлары бүртенде, битенә кан сауды, маңгаена бөрчек-бөрчек тир бәреп чыкты, әмма ул укны сындыра алмады.
– Булмый, атам, – диде Батбай һәм маңгаендагы тирне җиңе белән сөртеп, учманы кире Чәчкәгә бирде.
– Хәзер син ал, Кодраг илхан, – диде хан.
Киңчә җилкәле, калкандай күкрәкле, атасыдай төптән юан чыккан гәүдәле Кодраг илхан зур-зур атлап килде дә сеңлесе куллыннан учманы алды. Учманы тезенә куйды. Илханның муен тамырлары чыбыркы сабыдай бүртеп чыкты, учма ук җәя булып бөгелде, әмма сынмады. Чират Аспарухка җитте. Аспарух илханның беләк сеңерләре чытырдады, йөзенә гүя ут капты, бу тамаша көч салуга, учма менә-менә сынар кебек тоелды. Мәгәр илхан юкка көчәнде, юкка тырышты – учма сынмады. Балкыр илхан да учманы сындыра алмады. Төпчеге Аслан Патшакалада иде. Ахырдан хан кызы Чәчкә учмадан укларны берәм-берәм суырып чыгара һәм сындырып ташлый торды. Табын гөр килде. Уклар сындырылып беткәч, олуг ханк кулын күтәрде, мәҗлескә тынычланырга кушты.
– Угланнар-илханнар! Бабаларыбыз, аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар, дигәннәр. Бер учма уктай бердәм яшәгез. Бердәм, тату яшәгез, сезне беркем дә җиңә алмас, җәйләүләрегезгә малларын да кертмәс. Инде бер-берегездән аерылышып яшәсәгез, һәркем үз ыруы, үз биләмәләре өчен генә кайгыртса – җәйләүләрегезгә дошман керер, кәләшләрегезне, кардәшләрегезне, сеңелләрегезне, бөтен ыруыгызны кылыч белән турап ташларлар, сөңге белән кадап үтерерләр, исән калганнарыгызны кол итеп чит җирләргә сатарлар. Бердәм булыгыз. Бердәм булган – береккән, ялгыз калган – кол иткән. Киңәш иткән – уңар, киңәшсез – туңар. Бердәм киңәшеп яшәгез. Шул булыр, илханнар, минем сезгә әманәт-васыятем. Мин әйттем, кардәшләр, аксакаллар, кавканнар!..