Бронза гасыры кинәт, ниндидер билгеле бер вакытта башланды, яки көннәрдән бер көнне кешеләр үзләренең чакматаштан ясалган коралларын ташлап, металлдан эшләнгәннәре белән коралланганнар, дип уйлау дөрес түгел. Юк, үзгәрешләр бик әкрен һәм эзлекле рәвештә барган.
Үзебезне әле моңарчы беркайчан да металл күрмәгән борынгы заман тимерчесе урынына куярга тырышып карыйк. Бакыр кайвакыт табигатьтә катышмалардан башка очрый, һәм аны, алдан кыздырмыйча, салкын килеш тә чүкергә мөмкин. Өске катламнардагы бакыр рудасы составында кайчакларда аккургаш оксиды була һәм зирәк кеше тиздән әлеге бакырдан ясалган балтаның ни өчен чиста бакырдан ясалганыннан катырак булуын, һичшиксез, аңлар иде.
Таш гасырда кешеләр бар көчләрен азык табуга юнәлткәннәр. Металлны үзләштерү белән, кешеләрнең күбрәк эшләргә мөмкинлекләре барлыкка килгән, тормыш бераз җиңеләйгән...
Кеше үткенрәк булган бронза балта куллана башлагач, аңа урманнарны кисү җиңелләшә, иген чәчер өчен һәм хайван асрар өчен урын күбәя. Шулай ук ул ясый белә башлаган бронза урак чакматаштан ясалган уракка караганда уңайлырак була һәм уңыш җыюны җиңелләтә.
Хәзер, ауланган киек итенә караганда, йорт хайваннарының итен ешрак
ашаганнар... Аудан башка, ризык табуның башка төрле ысуллары барлыкка килгән. Игенчелек нәтиҗәлерәк була башлаган, басулардан уңышны күбрәк җыеп алу нәтиҗәсендә, күбрәк халыкны тукландыру мөмкинлеге туган...Металлны үзләштерә бару урманнарны кисеп җир кишәрлекләрен арттырырга мөмкинлек биргән һәм кешеләр җирне яхшырак эшкәртә башлаганнар. Алар бөртекле ашлыкны мул итеп үстерү һәм күбрәк терлек үрчетү мөмкинлеге алганнар. Шәхси милек барлыкка килгән. Шулай итеп, аерым шәхес үсү өчен мөмкинлекләр туган; әгәр кеше башкаларга караганда тырышыбрак эшләсә яки зирәгрәк, акыллырак яки сакчылрак булып чыкса, ул ыругка нигез салучы һәм юлбашчы була алган... Байлыкның һәм җир биләмәләренең артуы, үз чиратында, сугыш өчен кирәкле беренче төр кораллар барлыкка килүгә этәргеч булган.
Иң элек кешенең пычагы булган, соңыннан – хәнҗәр. Хәнҗәр – ул озынайтылган пычак, ә кылыч соңрак уйлап табылган. Кылыч һәм сөңгеләр кораллану тарихына нигез салганнар. Бәлки беренче оештырылган хәрби низаг нәкъ менә бронза гасырында булгандыр.