Текә кыя астындагы мәйданчыкта шалаш бар. Аның каршында чакматаш кыйпылчыклары сибелгән. Тупу-Тупу шома таш өстенә утырган да, чакматашка таш белән суга. Аның тирә-юньдә гаме юк. Ул үзенә чакматаштан пычак ясый. Хәзер иң четерекле эшне тәмамлый.
Ул утырган таш янында зур чуер ташлар ята иде... Тупу-Тупу чакматаш һәм авыр бәрмә таш тоткан. Зур таш өстенә чакматашны куйган да, аны бәрмә таш белән вата. Чакматашны корал ясарлык кисәкләргә бүлгәләү аеруча осталык таләп итә. Суккач кителгән кисәкне, Тупу-Тупу төрле яктан тикшереп карый, әгәр ул эшкә ярарлык булса, аны эшкәртә башлый. Әмма бу әле эшнең башы гына. Аңа шактый хезмәт кертергә кирәк. Тупу-Тупу аны әкренләп һәм бик саклык белән эшкәртте. Ашыкмыйча гына чакматашны кирәкле формага кертте. Чакматашны чокый-чокый үзе теләгәнчә сөнге очы яки үткен пәкегә әйләндерде.
Таш кораллар остаханәсе Тупу-Тупуның милке түгел иде. Һәркем анда килеп теләгән кадәр эшли ала. Ташларның хуҗасы юк бит. Һәр кеше үзенә сөңге очы, тире чистарту өчен кыргыч яки таштан пычак ясый белә.
Әмма Тупу-Тупу башкалар кебек эшләми. Ул – үз эшенең остасы. Эшен дә ярата... Аның кебек берәүнең дә зур түгәрәк таштан кирәкле кисәкне шундый төгәлек белән сугып китеп алганы юк әле. Һәм берәү дә шулай оста итеп, бөтен көче белән басып зур кисәктән аңа кирәк булган өлешне сындырып төшерә алмый. Эшнең соңгы өлеше иң авыры һәм башкаручыдан тәвәккәллек сорый. Ваемсызлык белән әйберне ялгыш ярып ташларга, ватып бетерергә һәм шуның белән эшләгән эшне юкка чыгарырга була. Кеше чакматаштан ясалган коралларны камилләштереп, үзе дә остара барган. Хәрәкәте төгәлрәк, күзе үткенрәк, карашы игътибарлырак, холкы ныграк була барган. Ташны тырышып эшкәртү эшченең үзен үзгәрткән. Хезмәт аны көчлерәк һәм зирәгрәк иткән... Тупу-Тупу кашын җыера. Тир тамчылары маңгаеннан агып төшә, күзләре текәлеп хезмәт барышын күзәтә... Ниһаять, ул торды һәм бәрмә ташны ташлады. Эш тәмамланды: аның кулында чакматаштан ясалган үткен йөзле пәке ялтырый иде.