Нурулла Гарифулла улы Фазлаев 1909 елның 6 мартында хәзерге Татарстанның Чүпрәле районы Мочәли авылында туа. Авылда җиде сыйныф белем ала. Донбасста -шахтада, Казахстанда ташчы, урман эшкәртүче булып эшли. 1941 елда Кызыл Армия сафларына чакырыла. Ике ел Иранда хезмәт итә.
1943 елдан Бөек Ватан сугышы фронтларында. Сугышта инженер-сапер булып хезмәт итә. Аның отделениесе Курск дугасында сугыш вакытында меңнәрчә минаны табып һәм зарарсызландыра.
Бу батырлыгы өчен 1945 елның 10 августында аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелә.
Сугыштан соң Нурулла Фазлаев Казахстанның Тараз (элеккеге – Жамбул) шәһәрендә яши. 1997 елда вафат була.
Нурулла Фазлаев – батыр сапер, безнең өчен батырлык һәм кыюлык үрнәге!