Музыка

НУРИЕВ Рудольф Хәмит улы

НУРИЕВ Рудольф Хәмит улы

НУРИ`ЕВ Рудольф Хәмит улы (17.3.1938 ел, Иркутск шәһәре – 6.1.1993 ел, Париж, Сен-Женевьев-де-Буа зиратында җирләнә), хәзерге заман балетының мәшһүр артисты, балетмейстер. Бию сәнгатенә Уфа шәһәре балалар хореографик коллективларында өйрәнә башлый. 1958 елда Ленинград хореография училищесен тәмамлый. 1958–1961 елларда С.М.Киров исемендәге Ленинград опера һәм балет академия театрында балет солисты.

Нуриев СССР сәнгать эшлеклеләре арасында чит илләрдән «кире кайтмаучыларның» берсе була. 1961 елда Франциядә Ленинград опера һәм балет театры гастрольләре тәмамлангач, шунда калырга теләп, сәяси сыену урыны сорый.

1962–1981 елларда Король балетында (Бөекбритания) «даими чакырылучы солист» буларак эшли. Үзенең төп партнёры – аның сәхнә карьерасын үстерүгә зур булышлык күрсәткән күренекле балерина М.Фонтейн белән бергә кабатланмас дуэт тудыра. Бер үк вакытта, 1970–1983 елларда, күп илләрнең балет труппаларында солист һәм сәхнәгә куючы. 1983–1989 елларда Париж театрының балет труппасы директоры (сәнгать җитәкчесе), «Гранд-Опера» театры балетмейстеры, шунда ук биюче булып чыгышлар ясый. 1992 елда бию карьерасын төгәлли, дирижёр буларак чыгышлар ясый башлый.

1959 елда, 7 нче Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивалендә катнашканы өчен, алтын медаль белән бүләкләнә. Совет чоры эшчәнлегендә СССР шәһәрләрендә, Болгариядә, Мисырда, ГДРда гастрольләрдә була. Чит илләрдә балет һәм хореография композицияләрендә 120 дән артык партия башкара.

Рудольф Нуриев бию техникасының иң югары дәрәҗәсенә ирешә, романтик пландагы бөек биюче исеменә лаек була. Ул балетта ирләр партияләрен башкару осталыгы үсешенә зур өлеш кертә, аны элек ирешелмәгән дәрәҗәгә күтәрә, аяк очларында гадәттән тыш югары күтәрелештә бии, әйләнү хәрәкәтләрендәге яңа торышларны (ракурслар) беренче булып үзләштерә башлый. Аның биюен көч, дәрт, бәйсезлек аерып тора. Ул үзенең сөйкемлелеге, осталыгы белән әсир итә һәм сәхнәгә җәлеп итү көченә ия була. Классик балетта һәм заманча бию сәнгатенең төрле стильләренә нигезләнгән постановкаларда партияләрне бертигез дәрәҗәдә уңышлы башкара.

Дирижёр булып, Ф.Гайдн, В.Моцарт, Л. ван Бетховен, С.Прокофьев, И.Стравинский, П.Чайковский әсәрләреннән төзелгән репертуар белән Вена, Афина, Нью-Йорк шәһәрләрендә чыгышлар ясый. Ул 29 фильмда төшә.

1992 елның маенда Казанга кайта, Казанның Зур концерт залында Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестрынаһәм соңыннан 6 нчы классик балет фестивалендә Татар опера һәм балет театрында П.Чайковскийның «Щелкунчик» балетына дирижёрлык итә. Шәрәфле легион ордены, Сәнгать һәм әдәбиятның Командор ордены кавалеры (Франция, 1990 ел). Австриянең мактаулы гражданы.

Казанда, 1987 дән башлап, ел саен балет фестивале (1993 елдан Нуриевисемендә) үткәрелә. 1993 елдан Нуриев истәлегенә балет фестивальләре Уфа шәһәрендә оештырыла. Башкорт хореография училищесенә Нуриев исеме бирелә.

Теги #балет

Мәкаләдәге сылтамалар