Николай Вячеславович Крушевский (1851-1881) – тел белгече, гомуми һәм һинд-европа телләре буенча белгеч, Казан лингвистика фәнни мәктәбе вәкиле.
Н.В. Крушевский Украинада Луцк шәһәрендә дөньяга килә. Люблин губернасының Хелм шәһәре гимназиясендә белем ала, аны 1871 елда көмеш медаль белән тәмамлый. 1875 елда Варшава Император университетында укып белгечлек алып чыга. Югары карар белән Оренбург губернасындагы Троицк классик гимназиясенә борынгы телләрне укытырга мөгаллим итеп билгеләнә.
1878 елда Н.В. Крушевский Казанга күченеп килә. Биредә ул күренекле И.А. Бодуэн де Куртенэ исемле тел белгеченең рус грамматикасы, гомуми тел белеменә кереш, чагыштырма грамматика һәм санскрит буенча лекцияләренә йөри.
1879 елда Н.В. Крушевский “Акцентуация белән бәйле кайбер фонетик күренешләрне күзәтү” (акцентуация – басым) темасына диссертация яклый. Шуннан соң университетта приват-доцент (төп хезмәткәрләр исәбенә керми торган укытучы) дәрәҗәсендә кала, Казан университетының чагыштырма тел белеме һәм тарих-филология факультеты кафедрасында эшли.
1881 елда Н.В. Крушевский “Гун мәсьәләсенә тукталганда. Иске славян вокализмы өлкәсендә тикшеренүләр” (гун – чиратлашулар тибы, вокализм – телдәге сузыклар системасы) темасына магистрлык диссертациясе яклый. Аны Казан университеты тарих-филология факультетына доцент (даими укытучы) итеп билгелиләр.
1883 елда Н.В. Крушевский “Фәннең тел турында очеркы” темасына докторлык диссертациясе яклый. Бу – Н.В. Крушевскийның данын еракларга тараткан төп фәнни хезмәте. Ике елдан соң галим Казан университетындагы тарих-филология факультетының һинд-европа телләре буенча чагыштырма грамматика кафедрасында профессор дәрәҗәсенә ия була.
Н.В. Крушевский тел үсешенең төп законы буларак “сүзләр дөньясы белән төшенчәләр дөньясының тәңгәллеген” саный (“Фәннең тел турында очеркы”, 1883 ел). Аның фикере буенча, тел ул – тамгалар системасы, аңарда әле тагын фонетик (авазлар), семантик (мәгънәләр), морфологик (формалар) системалар да бар. Ул телгә карата логика белән психологиядә киң таралган ассоциацияләр теориясен куллана. Н.В. Крушевский идеяләре үз заманында Россия һәм чит ил лингвистикасында киң тарала һәм үстерелә.
Н.В. Крушевскийның фонетик чиратлашулар турындагы теориясен В.В. Радлов кабул итә, ул аны төрки телләргә карата куллана.