Фән

НИКОЛАЙ НИКОЛАЕВИЧ ЗИНИН

НИКОЛАЙ НИКОЛАЕВИЧ ЗИНИН

Николай Николаевич Зинин (1812–1880) – химик-органик, Россиядә немец, британ, француз мәктәпләреннән калышмаган фәнни химия мәктәбенә нигез салучы; Петербург Фәннәр академиясе академигы, Рус физика-химия җәмгыятенең беренче президенты.

Булачак бөек химик Кавказдагы Шуша шәһәрендә (хәзерге Таулы Карабах) туа – әтисе шунда дипломатлык миссиясе белән җибәрелгән була. Малай бик яшьли ятим кала: ата-анасы ваба кизүеннән вафат була. Соңыннан Саратовта әтисенең туганы гаиләсендә тәрбияләнә.

Н. Н. Зинин Самара гимназиясендә укый, аннары, 1830 елда, Казан университетындагы фәлсәфә факультетының математика бүлегенә укырга керә.

1833 елда планеталар хәрәкәте турындагы хезмәте өчен, Н.Н.Зининга кандидатлык дәрәҗәсе һәм алтын медаль бирелә, шулай ук аңа математика һәм физика укытырга тәкъдим итәләр. Моннан тыш, яшь галим, “искиткеч сәләтле булуы сәбәпле”, академик совет составына кертелә.

1835 елда Н.Н.Зинин магистрлык имтиханы тапшыра һәм теоретик химия буенча тикшеренү темасы ала. 1836 елда хезмәтен яклый һәм магистр була.

1837 елда галим чит илгә китә. Анда химия, математика һәм медицина өйрәнә. Өч ел эчендә ул Европаның иң яхшы лабораторияләрендә эшли һәм үз чорының атаклы химиклары: Гиссенда (Германия) - Ю.фон Либих, Лондонда (Британия) - М.Фарадей, Парижда (Франция) - Ж.Пелуз, Берлинда (Германия) Э.Мичерлих, шулай ук Генрих һәм Густав Розе лекцияләрен тыңлый. 1841 елда Россиягә әйләнеп кайткач, фән докторы була.

1841-1847 елларда Н.Н.Зинин Казан университетының химия технологиясе кафедрасында экстраординар профессор (даими вазыйфасы булмаган профессор) булып эшли.

1848 елда Медицина-хирургия академиясенә химия кафедрасы мөдире итеп билгеләнә. Анда башта - профессор, аннары - академик, аннан соң исә атказанган профессор һәм “химия эшләре директоры” дәрәҗәсендә эшли.

1858 елда Н.Н.Зинин Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы (академиянең кече әгъзасы) итеп сайлана, ә 1863 елда академик була.

1868 елда Петербургта Рус химия җәмгыяте оештырыла. Н.Н. Зинин аны булдыруга ирешүчеләрнең берсе була. Галимне беренче президент итеп сайлыйлар, бу вазыйфада ул 10 ел буе эшли.

1874 елда галим Медицина-хирургия академиясендә химия эшләре директоры буларак эшен дәвам итә.

Н.Н.Зининның фәнни эше нәтиҗәсендә Россия химиясе казанышлары Европа химиясе дәрәҗәсенә күтәрелә. Мәсәлән, ул буяулар һәм дарулар җитештерү өчен кирәкле матдәләр – аминнар табу ысулын ача. Ачыш буяу сәнәгате үсешенә этәргеч бирә. Анилинны (аминнарның берсен) табу процессы “Зинин реакциясе” дип атала. Тагын әле Н.Н.Зинин йөрәк авыртуыннан дару чарасы һәм шартлагыч матдә булган нитроглицерин табуның яңа ысулын да ача.

Н.Н. Зинин күп кенә Россия һәм чит ил фәнни җәмгыятьләре, академияләре һәм университетларының мактаулы әгъзасы була.