Николай Иванович Лобачевский (1792-1856) – даһи математик, геометр, кәкре пространство геометриясен беренче булып ачучылардан, җәмәгать эшлеклесе, мәгърифәтче, педагог, Казан университетының атказанган профессоры һәм ректоры.
Н.И. Лобачевский Түбән Новгород шәһәрендә дөньяга килә. Казанның Беренче ирләр гимназиясендә белем ала (1802-1806 еллар). Аны тәмамлагач, 1807 елда Казан университетына укырга керә. Иң кызыгы, уку йорты ул вакытта әле нибары ике ел гына эшли: 1805 елда ул ишекләрен студентлар өчен ача гына. Н.И. Лобачевский укыган гимназиядәге күпчелек укытучылар университетка эшкә килә, мөгаллимлек итә башлый. Берсе – И.Ф. Яковин – аның директоры да булып китә.
1808 елда Казан университетына атаклы чит ил галимнәре чакырыла: М. Бартельс (саф математика профессоры, бөек немец математигы К.Ф. Гауссның дусты һәм остазы), К. Реннер (математик), Ф.К. Броннер (теоретик һәм гамәли физика профессоры), И.А. Литтров (астроном). Аларның дәресләре яшь Н.И. Лобачевскийга җуелмаслык тәэсир ясый.
1811 елда Н.И Лобачевский физика белән математикадан магистр дәрәҗәсенә ия була (эшен “отлично”га яклый), университетта кала. 1814-1822 елларда яшь галим адъюнкт (кече фәнни вазыйфа) буларак мөгаллимлек итә һәм фән белән шөгыльләнә, аннан соң даими вазыйфасыз профессор буларак саф математика кафедрасына мөдирлек итә. Һәм, ниһаять, профессорлыкка ирешә.
1822-1825 елларда Н.И. Лобачевский физика-математика бүлеге белән идарә итә.
Н.И. Лобачевский физика һәм математика буенча барлык предметлардан да диярлек лекция курслары укый, шулай ук тәрбия һәм белем бирү буенча да.
1826 елда Н.И. Лобачевский «Сжатое изложение начал геометрии со строгим доказательством теоремы о параллелях» хезмәтен яза. Ул аның «О началах геометрии» дип исемләнгән саллы хезмәтенә нигез булып тора.
1827-1846 елларда Н.И. Лобачевский – Казан университетының ректоры. Аның тырышлыгы нәтиҗәсендә университетта татарлар, кыргызлар, калмыклар, башкортлар, бурятлар да уку хокукына ия була. Күпләгән мөгаллимнәр Европаның фәнни үзәкләренә тәҗрибә тупларга җибәрелә. Көнчыгыш илләренә экспедицияләр оештырыла, андагы җирле халыкларның тарихы, мәдәнияте һәм телләре өйрәнелә. Төрки-монгол, монгол, кытай, әрмән телләре, санскрит буенча тел кафедралары ачыла. Н.И. Лобачевский җитәкчелегендә беренче мәртәбә университетның кулъязмалары тикшереп теркәлә, ил эчендә һәм башка илләр белән китап әйләнеше җайга салына, бердәм китап каталогларын булдыру эшенә керешәләр. Китапханә Казандагы һәркем өчен дә килергә һәм укырга, белем тупларга мөмкин урынга әверелә.
1834 елда Н.И. Лобачевский Учёные записки Императорского Казанского университета» фәнни журналын нәшер итүгә ирешә.
Н.И. Лобачевский шулай ук төзелеш комитеты рәисе дә була. Аның җитәкчелеге чорында, 1930 нчы елларда, китапханә, анатомия театры, химик комбинат, физика лабораториясе, астрономия һәм магнит обсерваторияләре, ботаника бакча оранжереясе, клиника төзелә.
1839 елда Н.И. Лобачевский Казан икътисади җәмгыятенә нигез салучыларның берсе була, ул икътисади белем алуның ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуына һәрдаим басым ясый. Яшьләр өчен һөнәри һәм сәүдә мәктәпләре ачуның кирәклеген кайгырта.
1830-1840 нчы елларда Казан университеты илдәге иң яхшы уку йортларының берсе санала.
1845 елда Н.И. Лобачевский Казан уку округы попечителе итеп сайлана, ягъни бу райондагы уку йортлары челтәренең эшчәнлеген җитәкләүне үз өстенә ала.
1855 елда ул соңгы хезмәтен – “Пангеометрия”не яза (пан- алкушымчасы ниндидер күренешне тулаем колачлап алуны аңлата).
Н.И Лобачевский Мәскәү һәм Казан университетларының Шәрәфле әгъзасы, Гёттинген патша фәннәр җәмгятенең мөхбир әгъзасы (галимнәр оешмасының кече әгъзасы) исәпләнә, аны К.Ф. Гаусс медале белән бүләклиләр.
Казан үзәгендә галимгә бюст куелган. Н.И. Лобачевский исемендәге Халыкара премия булдырылган. Лобачевский исеме белән кече планета һәм Айдагы кратер аталган, Казанның бер урамы белән фәнни китапханә аның исемен йөртә.
2017 елда Казан Федераль университетында Н.И. Лобачевский исемендәге мемориаль музей ачылды.
Н.И Лобачевский хөрмәтенә Түбән Новгород дәүләт университеты һәм Казан университеты каршындагы лицей аталган.