Николай Алексеевич Головкинский (1834–1897) – дөньякүләм танылган геолог, гидрогеолог, минералогия һәм геогнозия докторы, профессор. Аны Казан геология мәктәбенә нигез салучы дип саныйлар.
***
Геология – Җирнең һәм җир кабыгының составын, төзелешен, килеп чыгышын һәм үсеш тарихын өйрәнә торган фән.
Гидрогеология – җир астындагы суларны өйрәнә торган фән. Ул суның кайдан алынуын, кайда булуын һәм ничек күчүен өйрәнә.
Минералогия – минералларның составын, үзлекләрен, структураларын һәм барлыкка килү шартларын өйрәнә торган фән.
Геогнозия – геологиянең искергән исеме.
***
Н. А. Головкинский Казан губернасының Ядрин шәһәрендә (хәзер Чуваш Республикасы территориясендә) туган. Казан университетында белем ала, А.М. Бутлеровның шәкерте була. Университетны тәмамлагач (1861 елда), шунда ук эшли башлый: башта минералогия музее хезмәткәре, аннары геология кабинеты мөдире, аннан соң геогнозия һәм палеонтология (борынгы тереклек калдыкларын өйрәнә торган фән) кафедрасы профессоры була.
1862 елдан 1864 елга кадәр галим Германия, Италия, Франция һәм Швейцариядә эшли.
1871 елда Н.А.Головкинский Одессага күченә һәм Новороссийск университетында эшли башлый. Аның бу гамәле күренекле медицина докторы һәм җәмәгать эшлеклесе, Россиядә физик тәрбия системасына нигез салучы П.Ф.Лесгафтның Казан университетыннан эштән куылуына протест йөзеннән башкарыла. Н.А. Головкинский минералогия кафедрасы мөдире була һәм соңрак Новороссийск университеты ректоры итеп сайлана. Бу әһәмиятле вазыйфада галим 1877 елдан 1881 елга кадәр хезмәт куя.
Н.А. Головкинский фән үсешенә зур өлеш кертә. Ул утырма токымнар катламын яки катламнар төркемен аңлата торган “фация” терминын илдә беренче булып куллана. Галим шулай ук фацияләрне өйрәнүнең төп законнарын да формалаштыра (1868 елда).
Н.А. Головкинский әле күптән түгел генә (1841 елда) ачылган пермь геологик пеиродын – Җирдә тереклек шактый төрлеләнгән палеозой эрасының соңгы чорын җентекләп тикшерә. Ул чорның чикләрен төгәлрәк билгели һәм беренче булып катламнарның өч ярусын күрсәтә; Пермь чоры диңгез катламнарының ни рәвешле Нократ һәм Пермь губерналарындагы комлы-балчыклы токымнарга әверелүен беренче булып аңлата. Моннан тыш, галим Көнчыгыш Европа платформасының үзәк өлеше - Рус плитәсенең структурасын һәм үсешен өйрәнә башлый.
Ул утырма токымнарның катламнарын тикшерә һәм “геологик горизонт” (якынча бер үк вакытта барлыкка килгән катламнар төркеме) һәм “Җир кабыгы тирбәнешләре” (Җир өслеге торышындагы үзгәрешләр) төшенчәләрен кертә. Галим бу күренешләрне борынгы диңгезләр биеклегенең күтәрелүе һәм түбәнәюе белән бәйли (Головкинский кануны) һәм елга террасалары һәм рельефның башка төрләренең ничек барлыкка килүен аңлата (Головкинский кагыйдәләре).
Н.А.Головкинскийны җир асты суларының килеп чыгышы һәм хәрәкәте кызыксындыра. Аның тырышлыгы белән гидрогеологик станцияләр төзелә, Россиядә беренче артезиан обсерваториясе – скважиналарда су биеклеген күзәтү өчен махсус корылма ачыла. Обсерватория Кырымда урнашкан, галим, монда Кырым сугышы (1853-1856 еллар) вакытында тәүге тапкыр булып, бу төбәкне аеруча үз иткән. Ярымутрауның рельефын өйрәнү һәм җир асты суларының яңа чыганакларын эзләү өчен күп эш башкарыла. Н.А.Головкинский Кырымны суга туендырган, дип әйтергә була, чөнки анда аңа кадәр эчәргә яраклы су җитәрлек булмаган. Шунысы кызык: вакыт табып, галим әле берничә юлкүрсәткеч тә төзергә өлгергән.
Н.А. Головкинский Кырым сугышында катнашкан өчен истәлек билгесе - Андреев тасмасындагы бронза медаль белән бүләкләнә.
Дөнья фәне алдындагы казанышлары өчен галимгә Кырымда һәйкәл куелган. Алуштадан (Кырым) ерак булмаган шарлавык аның хөрмәтенә аталган.